Росмолодежь грантлар конкурсының 1 сезоны башланды

Уникаль проектны тормышка ашыруга 1 млн сумга кадәр финанс ярдәме алырга мөмкин.

Росмолодежь физик затлар өчен грант конкурсының 1 сезонын башлап җибәрде. Анда Казан федераль университеты студентлары һәм яшь белгечләре катнаша ала. 

Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Уникаль проектны тормышка ашыруга 1 млн сумга кадәр финанс ярдәме алырга мөмкин.

КФУның Медиакоммуникацияләр үзәгенә КФУ Яшьләр сәясәте департаментының иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мәрданова Казан университеты студентлары һәм яшь белгечләре Росмолодежь грант конкурсларында актив катнашуын хәбәр итте.

“Әйтик, 2022 елда университет вәкилләре үз инициативаларын тормышка ашыруга 14 млн сумнан артык акча отты. Грант ярдәме яшьләргә үз идеяләрен югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырырга, үз проектларын мәгълүмати һәм финанс яктан тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, бу яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру контекстында бик мөһим, – диде Г.Мәрдәнова. – Быел өч яңа, күптән көтелгән номинация барлыкка килде: #родные_любимые (гаилә кыйммәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән), #вклад_в_будущее (яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән), #делись_опытом  (яшьләргә уңышлы тәҗрибәне тапшыруга һәм яшьләр арасында остазлыкны үстерүгә юнәлтелгән).

Шулай ук номинацияләр исемлегенә түбәндәгеләр керә: #создавай_возможности», #развивай_среду, #объединяй, #защищай, #стирай_границы,  #сохраняй_природу, #двигай_сообщества, #вдохновляй, #береги, #открывай_страну, #будь_здоров, #помни, #расскажи_о_главном, #мы_вместе, #ты_не_один.

Грант конкурсларына катнашучыларны әзерләү кысаларында Яшьләр сәясәте департаменты консультация ярдәме күрсәтә, уку елы дәвамында вебинарлар һәм мастер-класслар үткәрә.

“Ниндидер конкурс башлануын көтәргә кирәкми. Әгәр кызыклы идея барлыкка килсә, проектны алдан ук эшли башларга мөмкин. Гаризаны әзерләгәндә без шәхси консультацияләр үткәрәбез, конкурсантлар белән аралашабыз, заявкаларны тикшерәбез», – диде Г.Мәрданова.

Гаризалар «Россия яшьләре» Федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ФГАИС) аша кабул ителә. Конкурс кагыйдәләре белән Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның рәсми сайтында һәм «Россия яшьләре» ФГАИС сайтында конкурс уздыру турында игъланда танышырга мөмкин.

Номинацияләрдә бер проектны үз эченә алган бер генә заявка тапшырырга мөмкин. Кабул итү 2023 елның 20 апрелендә 12.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) тәмамланачак.

Конкурста катнашуга проект гаризасын әзерләү буенча консультация алырга һәм килеп туган мәсьәләләрне «УНИКС» 105 нче кабинетында урнашкан Җәмәгать оешмалары һәм кураторлык институты белән эшләү бүлегендә чишәргә мөмкин. Телефон: 8(843)292-72-70.  КФУ Студентлар оешмалары һәм иҗтимагый берләшмәләренең координация советы төркеменә язарга мөмкин.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова