Проректорлар
Таюрский Дмитрий Альберт улы
Беренче проректор - фәнни эшчәнлек буенча проректор
Физика-математика фәннәре докторы, профессор, гомуми физика кафедрасы мөдире, квантлы сыекча һәм квантлы газлар фәнни-тикшеренү лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре. КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә:
- фәнни эшчәнлек, интеллектуаль милек булдыру һәм алардан файдалану өлкәсендә КФУ сәясәтен алып бару;
- КФУның фәнни һәм инновацион эшчәнлеге планнарын формалаштыру;
- КФУның барлык белем бирү бүлекчәләренең фәнни тикшеренүләре,
- КФУ Гыйльми советының эшен оештыру, фәнни, фәнни-техник эшләр өлешендә аның карарларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру;
- фәнни, фәнни-техник өлкәләрдә федераль, региональ максатчан программаларны гамәлгә ашыру эшен оештыру;
- фәнни хезмәтләр маркетингы;
- белем бирү һәм фәнни-инновация эшчәнлеген, югары уку йортыннан соңгы белем бирүне (аспирантура һәм докторантура) фәнни яктан тәэмин итү.
Межведилов Ариф Магидин улы
Яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор
КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә һәм күзәтчелек алып бара:
- турыдан-туры социаль һәм тәрбия эшен оештыру;
- социаль һәм тәрбия өлкәсендә, шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсендә федераль, региональ максатчан программаларны гамәлгә ашыру эшен оештыру;
- КФУ студентларын һәм хезмәткәрләрен тәрбияләү, социаль ярдәм һәм социаль яклау, яшьләр сәясәте өлкәсендә КФУ программаларын эшләүне оештыру; физик культура һәм спорт үсеше;
- социаль һәм тәрбия эше буенча еллык хисап планнарын төзү һәм аларны әзерләү;
- студентларның фәнни-тикшеренү эшендә катнашуны оештыру (фәнни һәм мәгариф эшчәнлеге буенча проректорлар белән берлектә);
- уку-укыту практикалары базасы эшен оештыру (мәдәни-массакүләм һәм спорт-савыктыру эше өлешендә).
- КФУ студентларының эшкуарлык эшчәнлеген оештыру.
Турилова Екатерина Александр кызы
Белем бирү эшчәнлеге буенча проректор
Физика-математика фәннәре докторы. КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә һәм күзәтчелек алып бара:
- КФУ филиалларын, уку үзәкләрен, мәктәпләрне, лицейларны һәм көллиятләрне дә кертеп, факультетларның, институтларның һәм башка белем бирү структур бүлекчәләренең укыту-методик эше;
- югары һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру;
- вузга кадәрге әзерлекне оештыру;
- КФУның кабул итү комиссиясе эшен оештыру;
- КФУны лицензияләү, аттестацияләү һәм аккредитацияләү;
- югары һөнәри һәм өзлексез белем бирүнең федераль һәм башка максатчан программаларын гамәлгә ашыру;
- мәгариф хезмәтләре маркетингы;
- белем бирү сыйфатын контрольдә тоту.
Хашов Андрей Николай улы
Административ эшләр буенча проректор - аппарат җитәкчесе
Тарих фәннәре кандидаты. КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә һәм күзәтчелек алып бара:
- КФУ ректорының эшен оештыру;
- КФУ ның идарә аппараты эшен координацияләү;
- ректорат эшен тәэмин итү, нәтиҗәләрен әзерләү һәм аларны гамәлгә куюны оештыру;
- Күзәтү советы эшчәнлеген оештыру, нәтиҗәләрен әзерләү һәм аларны гамәлгә куюны оештыру;
- Попечительләр советы эшчәнлеген оештыру, нәтиҗәләрен әзерләү һәм аларны гамәлгә куюны оештыру;
- канцелярия эшләре, реклама-нәшрият, полиграфия эшчәнлегендә хезмәт күрсәтү маркетингы;
- КФУ ның куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итү;
- КФУ ның реклама, PR–кампаниясе стратегиясен һәм тактикасын формалаштыру.
Газизуллин Ришат Илнур улы
Финанс эшләре буенча проректор
Икътисад фәннәре кандидаты. КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә һәм күзәтчелек алып бара:
- салым түләүне планлаштыру эшен оештыру;
- КФУ ның финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын төзү һәм гамәлгә кую эшләрен оештыру;
- хезмәт хакын түләү механизмнарын камилләштерү;
- белем бирү, фәнни, социаль, җитештерү бүлекчәләренең финанслау төрләрен, түләүле хезмәт күрсәтүдән алынган акчаларны куллану механизмнарын камилләштерү;
- финанслар, милек, эшчәнлек нәтиҗәләре белән эффектив идарә итүне камилләштерү өчен, КФУ ның финанс хисабындагы мәгълүматның сыйфатын үстерү буенча эш оештыру, киләчәккә финанс торышны фаразлау;
- КФУ катнашындагы федераль максатлы программаларны җитәкләү;
- КФУ һәм аның бүлекчәләре эшчәнлеген бюджетлау системасы кысаларында керем һәм чыгымнарның фаразлы бюджетын эшләү.
Сафиуллин Марат Рәшит улы
Икътисади һәм стратегик үсеш буенча проректор
Икътисад фәннәре докторы, профессор. КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә һәм күзәтчелек алып бара:
- КФУның Үсеш концепциясен һәм программасын булдыру, теркәү һәм мониторинг ясау, алга таба аны оптимальләштерү һәм аның буенча хисап тоту;
- КФУ катнашындагы федераль программаларны теркәү һәм гамәлгә кую;
- КФУның күчемле һәм күчемсез милкен куллану;
- КФУда стратегик идарә итүне кертү эшләрен оештыру;
- КФУның икътисади сәясәтен булдыру;
- перспективада һәм уртача ашыгыч вакытта КФУны үстерү буенча тәкъдимнәр һәм проектлар, план булдыру эшләрен оештыру;
- КФУның Үсеш программасы һәм планнарын икътисади яктан дәлилләү һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләүгә әзерләү.
Алишев Тимирхан Булат улы
Тышкы элемтәләр буенча проректор
Социология фәннәре кандидаты. Сорауларны координацияли һәм КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә:
- КФУның үсеш программасын глобализацияләү сәясәтен гамәлгә ашыру, шул исәптән КФУның үсеше, алга китүе, имиджын күтәрү һәм халыкара киңлектә КФУның әһәмиятен арттыру, аның түләүле белем бирү хезмәтләреннән керемнәр дәрәҗәсен күтәрү;
- КФУ белән чит ил оешмалары арасында КФУ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек;
- КФУда чит ил гражданнарын җыю, укыту, миграция исәбенә алу;
- Халыкара эшчәнлек өлешендә КФУ катнашында федераль максатчан программаларны һәм башка программаларны гамәлгә ашыруны мониторинглау, төзелгән килешүләр буенча КФУ шартларының һәм йөкләмәләренең үтәлүе, шулай ук КФУның чит ил университетлары, учреждениеләре, оешмалары белән партнерлыкта КФУның халыкара хезмәттәшлек турындагы килешүләр буенча шартларның һәм йөкләмәләрнең үтәлүе;
- яңа техника һәм технологияләр куллануны исәпкә алып, материаль-техник база формалаштыру буенча квалификацияле кадрлар белән идарә итүче структур бүлекчәләрне тәэмин итү чараларын күрү.
Гузейров Ришат Арифулла улы
Гомуми мәсьәләләр буенча проректор
Түбәндәге өлкәләрдә КФУ эшчәнлеген координацияләү һәм тикшереп торуны гамәлгә ашыра:
- террорчылыкка һәм экстремизмның башка көчләү күренешләренә каршы көрәшкә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән нигезләмәләр булган куркынычсызлык өлкәсендәге федераль һәм төбәк максатчан документларын гамәлгә ашыру эшен оештыру (Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы көрәш буенча комплекслы план, Россия Федерациясендә террорчылыкка каршы тору концепциясе, 2020 елга кадәр Россия Федерациясе милли иминлек стратегиясе, 2025 елга кадәр Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясе һ.б.);
- Югары уку йорты хезмәткәрләренең коррупция күренешләренә түземсезлеген булдыруга юнәлтелгән коррупциягә каршы тору һәм профилактикалау өлкәсендә федераль һәм төбәк максатчан документларын гамәлгә ашыру эшләрен оештыру (2008 елның 25 декабреннән «Коррупциягә каршы көрәш турында» № 273-ФЗ Федераль закон, «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары хакында» 2010 елның 21 июлендәге 925 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы, «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны һәм бурычларны гражданнарның аерым категорияләренә кагылу хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 05 июлендәге 568 номерлы карары, «2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы югары белем бирү мәгариф оешмаларының коррупциягә каршы эшчәнлеге буенча «юл картасы» чаралары планы һ.б.);
- югары уку йорты хезмәткәрләрендә һәм студентларында наркотик матдәләр куллануга һәм саклауга, шулай ук антисоциаль тәртипкә каршы түземсезлек формалаштыруга юнәлтелгән наркоманиягә каршы тору һәм профилактика өлкәсендә федераль һәм төбәк максатчан документларын гамәлгә ашыру эшен оештыру (1998 елның 8 нче гыйнварыннан «Наркотик чаралар һәм психоактив матдәләр турында» № 3-ФЗ Федераль законы, Россия Федерациясе Президентының «2020 елга кадәр Россия Федерациясе дәүләт антинаркотик сәясәте стратегиясен раслау турында» 2010 елның 09 июнендәге 690 номерлы Указы, «Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында» 2009 елның 29 октябрендәге 50 нче номерлы Татарстан Республикасы Законы, «2014-2020 елларга «Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары («2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» 4 нче подпрограммасы).
Мингулов Алмаз Минвазых улы
Хуҗалык эшчәнлеге буенча проректор
КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә һәм күзәтчелек алып бара:
- төзү, реконструкцияләү, ремонтлау юлы белән КФУның , матди-техник базасын үстерү һәм ныгыту, матди-текник яктан тәэмин итү сәясәтен алып бару;
- хуҗалык эшчәнлеген тәэмин итү өлешендә КФУ ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуны оештыру;
- хуҗалык хезмәтләре маркетингы;
- хуҗалык хезмәтләрен аутсорсингка чыгару эшен оештыру.
Нургалиев Данис Карл улы
Нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм Җир турында фәннәр юнәлешләре буенча проректор
Геология-минералогия фәннәре докторы, профессор, геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры, докторлык Диссертация советы рәисе, РФА геомагнетизм буенча фәнни совет әгъзасы, ТРның атказанган фән эшлеклесе. КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә һәм күзәтчелек алып бара:
- фәнни эшчәнлек, интеллектуаль милек булдыру һәм алардан файдалану өлкәсендә КФУ сәясәтен алып бару;
- КФУның фәнни һәм инновацион эшчәнлеге планнарын формалаштыру;
- КФУның барлык белем бирү бүлекчәләренең фәнни тикшеренүләре;
- КФУ Гыйльми советының эшен оештыру, аның карарларын әзерләү һәм аларны фәнни, фәнни-техник эшләр өлешендә гамәлгә ашыру;
- фәнни, фәнни-техник өлкәләрдә федераль, төбәк максатчан программаларын гамәлгә ашыру эшен оештыру;
- фәнни хезмәтләр маркетингы;
- белем бирү һәм фәнни-инновация эшчәнлеген, югары уку йортыннан соңгы белем бирүне (аспирантура һәм докторантура) фәнни яктан тәэмин итү.
Киясов Андрей Павел улы
Биомедицина юнәлеше буенча проректор
Медицина фәннәре докторы, профессор, ТР ФА әгъза-корреспонденты, Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры, морфология һәм гомуми патология кафедрасы мөдире, РФФИ советы әгъзасы, РФФ эксперты, РФА эксперты КФУ эшчәнлегенең түбәндәге өлкәләрендә җитәкчелек итә һәм күзәтчелек алып бара:
- КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты, КФУ Медицина-санитар бүлеге, Фармацевтика Фәнни-белем бирү үзәге, күмәк файдалану үзәкләре, башка Фәнни-белем бирү үзәкләре, «Биомедицина һәм фармацевтика» өстенлекле юнәлеше кысаларында эшләүче кафедра һәм структур бүлекчәләр эшчәнлеген координацияләү;
- кураторлык итә торган структур бүлекчәләрнең максатларын һәм үсеш стратегиясен билгеләү;
- КФУ Медицина-санитар бүлеге, Фундаменталь медицина һәм биология институтының финанс-икътисадый эшчәнлеге;
- дисциплинара медик-биологик характердагы КФУ структур бүлекчәләренең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген;
- КФУда медицина эшчәнлеге өлкәсен үстерү һәм аңа ярдәм итү максатларында медицина өлкәсенә инновацион технологияләр кертү һәм җәлеп итү.
Пашин Дмитрий Михаил улы
Цифрлы трансформация һәм инновация эшчәнлеге буенча проректор
Техник фәннәр докторы, профессор. Цифрлы трансформация өлкәсендә КФУ эшчәнлегенә җитәкчелек итә, координацияли һәм күзәтчелек алып бара, ә бигрәк тә:
- үтәли цифрлы технологияләр, шул исәптән мәгълүмати технологияләр, үткәргеч һәм үткәргечсез элемтә технологияләрен куллану өлкәсендә КФУның нәтиҗәле һәм икътисадый нигезләнгән стратегиясен эшләү һәм гамәлгә ашыру, мәгълүматның зур бүленгән һәм үзәкләштерелгән массивлары, ясалма интеллект белән эшләү;
- КФУ эшчәнлегенең төрле төрләрен цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча КФУ хезмәткәрләренең һәм студентларының компетенцияләрен һәм белемнәрен күтәрүнең даими эшләүче механизмын эшләү, КФУ хезмәткәрләрен һәм студентларын цифрлы трансформация процессына җәлеп итү;
- мәгълүмати системаларны һәм платформаларны эшләү, модернизацияләү һәм эксплуатацияләү, искергән системаларны һәм мәгълүмат системалары модульләрен гамәлдән чыгару;
- КФУның мәгълүмат системаларының бер-берсе һәм чит җитештерүчеләрнең мәгълүмат системалары белән интеграцияләнүе;
- КФУда шәхси мәгълүматны эшкәртүне оештыру;
- КФУның структур бүлекчәләрен исәпләү техникасы чаралары һәм программа тәэминаты белән нәтиҗәле җиһазландыру;
- челтәр инфраструктурасын нәтиҗәле файдалану һәм аның базасында сервислар булдыру;
- сервер һәм коммутация куәтләрен, элемтә каналларын, номер сыешлыгын, домен исемнәрен, IP-телефонияне һәм башка ресурсларны да кертеп, КФУ ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүне оештыру;
- заманча цифрлы эчке һәм гавами сервисларны һәм бизнес-процессларны үстерү;
- Кулланучылар цифрлы сервисларын оештыру һәм уртаклашу, сервислар уртаклашуның төрле каналларыннан файдалану өлкәсендә сәясәтне гамәлгә ашыру (кулланучылар интерфейсларын универсальләштерү, кулланучылар интерфейсларын проектлау өлешендә КФУ мобиль кушымталарын һәм КФУ мәгълүмат системаларын үстерү эшчәнлеген координацияләү, алга таба камилләштерү өчен сервисларны тестлауны оештыру, сервисларны тышкы системалар белән интеграцияләү);
- мәгълүмати иминлек өлкәсендә сәясәтне гамәлгә ашыру (челтәр куркынычсызлыгын нәтиҗәле тәэмин итү, криптография һәм вируска каршы яклау, бердәм методология кертү һәм мәгълүмат системаларын яклауны оештыру өлкәсендә);
- зур мәгълүмат массивлары белән эшләү өлкәсендә сәясәтне гамәлгә ашыру (мәгълүматны модельләштерү һәм структуралаштыру, эшкәртү һәм аларны нормальләштерү, мәгълүматка корылган аналитика, мәгълүмат анализына нигезләнгән карарлар проектларын әзерләү өлкәсендә);
- КФУда ясалма интеллект технологияләрен куллану өлкәсендә сәясәтне гамәлгә ашыру (тиешле проектларны анализлау һәм әзерләү, КФУда пилот сынауларын үткәрү һәм ясалма интеллект элементларын кертү, КФУның тиешле локаль норматив актлары проектларын әзерләү өлкәсендә);
- КФУның мәгълүмат системалары һәм ресурслары мәгълүматларын федераль башкарма хакимият органнарының һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының автоматлаштырылган системалары белән мәгълүмат алмашын һәм хезмәттәшлекне оештыру;
- КФУның цифрлы трансформациясе процессы турында кулланучыларның югары дәрәҗәдә мәгълүматлылыгын тәэмин итү;
- фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлек, интеллектуаль милек булдыру һәм куллану өлкәсендә КФУ сәясәтен эшләү;
- интеллектуаль милек белән идарә итү өлкәсендә КФУ сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру;
- КФУның инновацион эшчәнлек планнарын формалаштыру һәм аларны гамәлгә ашыру;
- КФУда инновацион эшчәнлекне үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү;
- КФУның интеллектуаль милкен булдыру, саклау һәм алардан файдалану;
- КФУның интеллектуаль милкеннән нәтиҗәле файдалану;
- инновацион фәнни-тикшеренү программаларын, тематик планнарны эшләү һәм гамәлгә ашыру;
- инновацион фәнни-гамәли программалар, хуҗалык субъектлары белән шартнамәләр эшләү һәм гамәлгә ашыру;
- КФУның күргәзмә һәм конкурс эшчәнлегендә катнашуын оештыру һәм катнашу;
- технопарклар, бизнес-инкубаторлар, инновацион-технологик үзәкләр, коммерциячел булмаган оешмалар, фондлар һ.б. эшчәнлегендә КФУның катнашуы;
- фәнни-техник хезмәтләр маркетингы.
- Инновацион үсеш идарәсе;
- «КФУ технопаркы» инновацион-технологик үзәге;
- КФУның мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты;
- Цифрлы трансформация һәм мәгълүмат технологияләрен үстерү буенча координация советы;
- Метрология, сертификацияләү һәм стандартлаштыру бүлеге;
- КФУның цифрлы трансформацияләр үзәге;
- КФУның инжиниринг үзәге;
- инновация эшчәнлеген алып бару һәм цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү өлешендә КФУ филиаллары, институтлары, Юридик факультеты, фәнни-белем бирү үзәкләре, югары мәктәпләр, уку үзәкләре, гомуми белем бирү лицей-интернатлары, мәктәп, көллият, балалар бакчасы, физик тәрбия һәм спорт гомумуниверситет кафедрасы, башка структур бүлекчәләр;
- аерым бүлекчә буларак патент - лицензия бүлеге.
Таюрский Дмитрий Альберт улы
Беренче проректор - фәнни эшчәнлек буенча проректор
Межведилов Ариф Магидин улы
Яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор
Турилова Екатерина Александр кызы
Белем бирү эшчәнлеге буенча проректор
Хашов Андрей Николай улы
Административ эшләр буенча проректор - аппарат җитәкчесе
Газизуллин Ришат Илнур улы
Финанс эшләре буенча проректор
Сафиуллин Марат Рәшит улы
Икътисади һәм стратегик үсеш буенча проректор
Алишев Тимирхан Булат улы
Тышкы элемтәләр буенча проректор
Гузейров Ришат Арифулла улы
Гомуми мәсьәләләр буенча проректор
Мингулов Алмаз Минвазых улы
Хуҗалык эшчәнлеге буенча проректор
Нургалиев Данис Карл улы
Нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм Җир турында фәннәр юнәлешләре буенча проректор
Киясов Андрей Павел улы
Биомедицина юнәлеше буенча проректор
Пашин Дмитрий Михаил улы
Цифрлы трансформация һәм инновация эшчәнлеге буенча проректор