Ректорның сәламләү сүзе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, дуслар!

Казан университеты – Россиядәге иң борынгы уку йортларының берсе, 2014 елда аның ачылуына 210 ел булды. Без бу көнне зурлап, җирле һәм халыкара фәнни-гыйльми мәйданда һәрдаим алдынгы урыннар яулаган университетыбыз эшчәнлегендә тарихи дәвамлылык символы буларак билгеләп үттек. Күренекле галимнәре һәм студентлары уку йортыбызны бөтен дөньяга таныттылар, ә университетның мәдәнияты Казан шәһәре, Татарстан һәм Россия үсешенә уңай йогынты ясады.

Хәзерге заман шартларында университет өчен федераль дәрәҗәгә ия булу һәм 2010 елның 13 сентябрендә РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган КФУның 2010-2019 елларга үсеш программасын тормышка ашыру аеруча мөһим. Бу төп документ гамәлдә булган вакыт эчендә өр-яңа приборлар белән җиһазландырылган 450 уку-укыту һәм фәнни лаборатория файдалануга тапшырылды, яңа фәнни белем бирү бүлекчәләре булдырылды, өстенлекле фәнни юнәлешләрне тормышка ашыру буенча киң күләмле эшләр җәелдереп җибәрелде.

Болар барысы да 2013 елда КФУга, ачык бәйге нәтиҗәләре буенча, Россиянең 15 әйдәп баручы югары уку йорты арасына – «5-100» программасында катнашучылар исәбенә керергә мөмкинлек бирде. Әлеге программа В.В. Путинның 2012 елның 7 маенда чыгарылган Указында билгеләгән бурычын – 2020 елга кадәр кимендә биш Россия университетының дөньякүләм әйдәп баручы югары уку йортлары арасында беренче йөзлеккә керү бурычын тормышка ашыруны күздә тота.

Узган ел формалашкан өстенлекле юнәлешләр нигезендә Стратегик Академик Берәмлекләр булдырылды. Алар үз эчләренә фәнни тикшеренүләрне алу белән бергә, әлеге юнәлешләр буенча яңа белем бирү программаларын эшкәртүгә дә юнәлдерелделәр.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, стратегик берәмлекләребез ачык чагылыш тапкан трансдисциплинар характерда, чөнки аларга күп кенә предмет өлкәләре керә. Шундый ук принцип буенча фәнни алгарыш проектлары формалаша. Безнең күзлектән караганда, алар глобаль таләпләргә генә җавап биреп калмыйча, төбәк һәм ил өчен гамәли әһәмияте булган мәсьәләләрне дә чишәргә тиеш.

Фәнни казанышлар үз мәйданчыкларыбыз – тәҗрибә производстволары аша тапшырыла. Алар дүрт Стратегик Академик Берәмлекнең һәрберсендә дә бар. Монда 2016 елның 1 гыйнварында КФУ составына кергән «Университет клиникасы» аерым игътибарга лаек. Биредә булачак табиблар белем алудан тыш, яңа дәвалау ысуллары да гамәлгә кертелә.

Безнең барлык өстенлекле юнәлешләр, стратегик берәмлекләр һәм фәнни алгарыш проектлары очраклы гына сайлап алынмады. Барыннан да элек, алар дөньяда, илебездә, төбәгебездә булган төрле масштабтагы таләпләргә җавап бирәләр. Аерым алганда, Татарстанда төбәкнең, шул исәптән аның башкаласының, фән һәм мәгариф буенча глобаль рейтингларда күренмәве белән бәйле чишелмәгән мәсьәлә бар. Казан университеты – җөмһүриятебездә әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә эшли торган бердәнбер югары уку йорты һәм ул QS World – 439, QS BRICS – 59, THE Europe – 202 кебек глобаль күрсәткечләрдә сизелерлек чагылыш таба.

Боларны университетның уңышлары ачык дәлилли һәм алар иң югары фәнни нәтиҗәләргә, эшчәнлекне дөньякүләм интернациональләштерүгә этәргеч бирә. Шул ук вакытта без, федераль университет буларак, территорияләр белән актив эш алып барырга һәм сәнәгатьнең төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итәргә тиешбез.

Тикшеренү инфраструктурасы булдыру өчен үз вакытында КФУ алган үсеш курсы безгә классик уку йортыннан яңа буын университетка – эшмәкәрлек, инновация, фән һәм мәгариф юнәлешләрен берләштергән университетка әверелү юлыннан ышанычлы адымнар белән барырга ярдәм итә.

Казан федераль университеты ректоры И.Р.Гафуров