КАБУЛ ИТҮ 2017

  • КФУга 2017/2018 уку елына кабул итү кагыйдәләре. Йөкләргә
  • Белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре исемлеге, керү имтиханнары исемлеге, балларның минималь күләме, КФУ тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган керү имтиханнарын үткәрү формалары турында мәгълүмат, укырга кабул итү өчен урыннар саны

БАКАЛАВРИАТ һәм СПЕЦИАЛИТЕТ  Йөкләргә

МАГИСТРАТУРА Йөкләргә

Игътибар! Керү имтиханнары һәр конкурс төркемендә өстенлек буенча билгеләнә, аның нәтиҗәләре укырга керүчеләрнең исемлеген төзегәндә исәпкә алыначак.

  • Кабул итүне уздыру вакыты, шул исәптән укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итә башлау һәм моның тәмамлану вакыты, керү имтиханнарын үткәрү вакыты, укырга алуның һәр этабында укырга алырга ризалык бирү турындагы гаризаларны кабул итүнең тәмамлану вакыты турында мәгълүмат.

Тулырак

Уку йортына йөреп уку формасына контроль саннар нигезендә укырга кабул иткәндә, түбәндәге вакыт чикләре билгеләнә:

Бакалавриат программалары, специалитет программалары буенча:

  • укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итә башлау вакыты – 20 июнь;
  • иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә керү имтиханнары нәтиҗәләре нигезендә укырга кабул ителүче затлардан укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итүнең тәмамлану вакыты – 11 июль;
  • КФУ тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган башка керү имтиханнары нәтиҗәләре нигезендә укырга кабул ителүче затлардан укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итүнең тәмамлану вакыты – 11 июль;
  • КФУ мөстәкыйль уздыра торган керү имтиханнарының тәмамлану вакыты, күрсәтелгән керү имтиханнарыннан башка укырга керүче затлардан керү өчен кирәкле документларны кабул итүнең тәмамлану вакыты – 26 июль;
  • КФУ тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган керү имтиханнарының үткәрелү вакыты: 12 июльдән 25 июльгә кадәр;
  • укырга керүчеләр исемлеген рәсми сайтта һәм мәгълүмат стендында урнаштыру – 27 июль;

 

  1. Өстенлекле кабул итү этабы керү имтиханнарыннан башка алу, махсус квота һәм билгеле бер максатка билгеләнгән квота урыннарына кабул итү (алга табаквота урыннары):
  • 28 июльдә керү имтиханнарыннан башка квота урыннарына кабул ителүче затлардан, алар бер үк вакытта ике яки күбрәк югары уку йортына кабул итү турында гариза биргән очракта, укырга алуга ризалык бирү хакындагы гаризалар кабул итү;
  • 29 июльдә керү имтиханнарыннан башка квота урыннарына кабул ителүчеләрдән укырга алуга ризалык хакында гариза биргәннәрне кабул итү турында боерык чыга;
  1. Керү имтиханнарыннан башка кабул итүдән соң калган төп урыннарга керү имтиханнары нәтиҗәләре нигезендә кабул итү (алга табатөп конкурс урыннары):

а) төп конкурс урыннарына кабул итүнең беренче этабы күрсәтелгән урыннарның 80%ына кабул итү (80% вакланмалы санны тәшкил итсә, зуррак якка түгәрәкләү ясала):

  • 1 августта: төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегенә кертелгән һәм төп конкурс урыннарына беренче этапта кабул ителергә теләгән затлардан укырга керүгә ризалык турында гаризалар кабул итү тәмамлана. Укырга керүчеләрнең һәр исемлегендә, төп конкурс урыннарының 80%ын (түгәрәкләүне исәпкә алып) тутырганчы, укырга керүгә ризалык турында гариза биргән затлар аерып куела;
  • 3 августта, төп конкурс урыннарының 80%ын тутырганчы, укырга керүгә ризалык турында гариза биргәннәрне кабул итү хакында боерык чыгарыла;

б) төп конкурс урыннарына кабул итүнең икенче этабы күрсәтелгән урыннарның 100%ына кадәр кабул итү:

  • 6 августта: төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегенә кертелгән затлардан укырга керүгә ризалык турында гаризалар кабул итү тәмамлана. Укырга керүчеләрнең һәр исемлегендә, төп конкурс урыннарының 100%ын тутырганчы, укырга керүгә ризалык турында гариза биргән затлар аерып куела;
  • 8 августта, төп конкурс урыннарының 100%ын тутырганчы, укырга керүгә ризалык турында гариза биргәннәрне кабул итү хакында боерык (боерыклар) чыгарыла.

Бакалавриат программалары буенча читтән торып уку формасында, магистратура программалары буенча:

  • укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итә башлау вакыты – 20 июнь;
  • укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итүнең тәмамлану вакыты – 26 июль;
  • КФУ тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган керү имтиханнарын үткәрү вакыты: 27 июльдән 7 августка кадәр;
  • 10 августта – төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегенә кертелгән затлардан белем турында документларның төп нөсхәләрен кабул итү тәмамлана;
  • 11 августта – белем турында документларының төп нөсхәләрен тапшырган затларны кабул итү хакында боерык чыгарыла.
  • Бакалавриат программалары яки специалитет программалары буенча кабул итүдә укырга керүчеләргә бирелә торган аерым хокук һәм өстенлекләр турында мәгълүмат (олимпиада җиңүчеләре һәм приз ияләренең аерым хокуклары) (мәктәп укучылары олимпиадалары дәрәҗәсенә бәйле аерым хокук һәм өстенлекләрне исәпкә алмаганда). Тулырак
  • Аерым хокуклар турында мәгълүмат.

Тулырак

Бакалавриат программалары яки специалитет программалары буенча кабул итүдә укырга керүчеләргә бирелә торган аерым хокук һәм өстенлекләр турында мәгълүмат

Керү имтиханнарыннан башка кабул ителү хокукына түбәндәгеләр ия:

  • мәктәп укучылары өчен гомумроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм приз ияләре (алга таба – гомумроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм приз ияләре), гомуми белем предметларыннан халыкара олимпиадаларда катнашкан һәм белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрү һәм норматив-хокукый җайга салу функцияләрен үти торган башкарма хакимият федераль органнары тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә төзелгән Россия Федерациясе җыелма командалары әгъзалары (алга таба – Россия Федерациясе җыелма командалары әгъзалары), мәктәп укучылары өчен гомумроссия олимпиадасы яки халыкара олимпиада профиленә туры килә торган белгечлек һәм (яки) юнәлешләр буенча, – әлеге олимпиада үткәрелгән елдан соң 4 ел дәвамында;
  • гомумукраина укучылар олимпиадаларының IV этабы җиңүчеләре һәм приз ияләре, Украина җыелма командаларының гомуми белем предметларыннан халыкара олимпиадаларда катнашкан әгъзалары – әлеге олимпиадалар үткәрелгән елдан соң 4 ел дәвамында, әгәр күрсәтелгән җиңүче, приз иясе һәм җыелма команда әгъзалары түбәндәгеләргә керсә:

– 2014 елның 21 мартында кабул ителгән № 6-ФКЗ «Россия Федерациясенә Кырым Республикасын кабул итү һәм Россия Федерациясе составында яңа субъектлар – Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәрен булдыру» Федераль конституция законының 4 маддәсе, 1 өлеше нигезендә Россия Федерациясе гражданнары дип танылган затлар (алга таба – граждан дип танылган затлар);

– Россия Федерациясе гражданнары булып, Россия Федерациясенә Кырым Республикасын кабул иткән вакытта Кырым Республикасы яки федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре территориясендә даими рәвештә яшәгән һәм Украина Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган гомуми урта белем дәүләт стандарты һәм (яки) уку планы нигезендә белем алган затлар (алга таба – Кырым территориясендә даими яшәгән затлар);

 

Мәктәп укучылары өчен 2016-2017 уку елында үткәрелгән олимпиада җиңүчеләре һәм приз ияләренә мәктәп укучылары олимпиадасы профиленә туры килгән белгечлек һәм (яки) әзерлек юнәлешләре буенча бакалавриат программалары һәм специалитет программаларына укырга кабул иткәндә, түбәндәге аерым хокуклар бирелә:

  • мәктәп укучылары олимпиадасы профиленә туры килгән белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре буенча бакалавриат программалары һәм специалитет программаларына керү имтиханнарыннан башка укырга кабул итү;
  • мәктәп укучылары олимпиадасы профиленә туры килгән гомуми белем предметыннан БДИда иң югары балл алган затларга яки № 273-ФЗ Федераль законының 70 маддәсе, 7 һәм 8 өлешләрендә каралган профильле, иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә керү имтиханнарын уңышлы тапшырган затларга тиңләү (алга таба – 100 баллга хокук).

 

Түбәндәгеләр махсус квота белән укырга кабул ителү хокукына ия:

  • инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, хәрби хезмәт үткәндә алынган сугыш җәрәхәте яки авыруы нәтиҗәсендә инвалид булганнар, ятим балалар һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм балалар, шулай ук ятим балалар һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм балалар исәбенә кертелгән затлар, «Ветераннар турында» 1995 елның 12 гыйнварында кабул ителгән № 5-ФЗ Федераль законының 3 маддәсе, 1 пункты, 1-4 пунктчыгында күрсәтелгән сугыш ветераннары.

Өстенлекле кабул итү хокукы түбәндәге затларга бирелә:

  • ятим балалар һәм әти-әнисез калган балалар, шулай ук ятим балалар һәм әти-әнисез калган балалар рәтендә булучылар;
  • инвалид балалар, I һәм II группа инвалидлары;
  • егерме яше тулмаган, әтисе яки әнисе генә булган (I группа инвалиды) гражданнар (әлеге гражданнар яши торган РФ субъектында кабул ителгән гаилә кереме кеше башына яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта);
  • Чернобыль АЭС ндагы фаҗига аркасында радиация алган һәм РФ нең 1244-1 нче номерлы 15.05.1991 нче елгы “Чернобыль АЭС ндагы фаҗига аркасында радиация алган гражданнарны социаль яклау турында”гы Законыннан файдалана алучы гражданнар;
  • хәрби хезмәт үтү барышында яки алынган җәрәхәтләрдән (яралану, травма, контузияләр) һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары;
  • яки хәрби хезмәт үтү барышында алынган авырулардан һәлак булганнарның, шул исәптән террорлыкка каршы үткәрелгән операцияләрдә һәм (яки) терроризмга каршы уздырылган башка чараларда катнашrканнарның балалары;
  • вафат (һәлак) булган Советлар Союзы Геройлары, РФ Геройлары һәм Дан ордены тулы кавалерларының балалары;
  • хезмәт вазифаларын үтәгәндә алынган җәрәхәтләрдән яки әлеге органнарда эшләгәндә алынган авырудан вафат (һәлак) булган эчке эшләр органнары, РФ милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте, җинаять-башкарма системасы органнары һәм учреждениеләре, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте, наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшерү органнары, таможня органнары, РФ тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары, шулай ук аларның тәрбиясендә булган балалар;
  • хезмәт вакытында алынган җәрәхәттән һәлак (вафат) булган прокуратура хезмәткәрләренең балалары
  • хезмәт барышында сәламәтлегенә зыян килгән яки шул сәбәпле эштән киткән прокуратура хезмәткәрләренең балалары
  • контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр
  • 3 елдан артык контракт буенча өзлексез хәрби хезмәт үткән, шулай ук хәрби хезмәт үткән гражданнар
  • хәрби хезмәткә алу һәм федераль закон буенча хәрби хезмәт үтү каралган башкарма хакимият федераль органы тарафыннан расланган тәртип нигезендә гражданнарга бирелә торган командирлар тәкъдиме буенча укырга керүчеләр;
  • хәрби хезмәттә өч елдан да ким булмаган гражданнар
  • контракт буенча РФ Кораллы көчләре, башка гаскәрләрдә, хәрби формирование һәм органнарда хәрби бурычын башкаручы һәм 53-Ф3 номерлы 28.03.1998 нче елгы “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль законның 51 маддәсе 3 нче пунктының “а”-“в” подпунктлары, 2 нче пунктының “а” подпункты, 1 нче пунктының “б”-“г” подпунктлары нигезендә хәрби хезмәттән китүчеләр;
  • сугыш инвалидлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар, шулай ук 5-Ф3 номерлы 12.01.1995 нче елгы “Ветераннар турында”гы Федераль законның 3 нче маддәсе 1 нче пунктының 1-4 нче подпунктларында күрсәтелгән затлар рәтендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
  • төш коралын, хәрби радиоактив матдәләрне атмосферада, төш коралын җир астында сынап карауда, шундый корал һәм хәрби радиоактив матдәләр кулланылган укуларда (әлеге сынап караулар һәм укуларның фактик туктатылу датасына кадәр) турыдан-туры катнашкан гражданнар, су өсте һәм су асты корабларындагы һәм башка хәрби объектлардагы төш установкаларында радиация аварияләрен бетерүдә катнашканнар, радиоактив матдәләрне җыю һәм күмү эшләрен тәэмин итү һәм үткәрүдә турыдан-туры катнашканнар, шулай ук әлеге аварияләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашкан затлар (хәрби хезмәткәрләр һәм РФ Кораллы көчләре вольнонаемный составы рәтендәге затлар, РФ Эчке эшләр министрлыгының хәрби хезмәткәрләре, РФ милли гвардиясе гаскәрләре Федераль хезмәте хәрби хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләре, тимер юл гаскәрләре һәм башка хәрби формированиеләрдә хезмәт иткән затлар, РФ Эчке эшләр органнары һәм Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре);
  • Чечен Республикасы һәм аның янәшәсендәге конфликт зонасына кертелгән территорияләрдә хәрби конфликтлар шартларында мөһим бурычларны хәл итүдә катнашкан РФ милли гвардиясе гаскәрләре Федераль хезмәте хәрби хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләре, РФ Эчке эшләр органнары, җинаять-башкару системасы, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук Төньяк-Кавказ регионы территориясендә терроризмга каршы операцияләрдә катнашкан алда күрсәтелгән хәрби хезмәткәрләр.
  • 2016-2017 уку елында Мәгариф өлкәсендә дәүләт программасын тормышка ашыру һәм норматив-хокукый тәртип урнаштыру функцияләрен үти торган башкарма хакимиятнең федераль органы тарафыннан расланган тәртиптә үткәрелә торган укучылар өчен олимпиада җиңүчеләре һзм призерларына (алга таба – укучылар өчен олимпиадалар) бакалавриат һәм специалитет программалары буенча олимпиада профиленә туры килгән белгечлек һәм (яки) әзерлек юнәлешенә укырга кергәндә, түбәндәге махсус хокуклар бирелә:
    1. бакалавриат һәм специалитет программалары буенча олимпиада профиленә туры килгән белгечлек һәм (яки) әзерлек юнәлешенә имтиханнарсыз кабул итү;
    2. олимпиада профиленә туры килгән гомуми белем бирү предметыннан БДИ да максималь балл җыйган затлар яки 273-Ф3 номерлы Федераль законның 70 нче маддәсе 7 нче һәм 8 нче өлешләрендә каралган профильле, иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге  өстәмә керү имтиханнарын уңышлы тапшырган затлар рәтендә булучылар (алга таба –  100 балл хокукына ия булу).
  • оешма мөстәкыйль рәвештә үткәрә торган һәм шушы оешма урнашкан РФ республикасы телендә (алга таба – РФ республикасы теле), чит телдә (шундый керү имтиханнары булган очракта)  керү имтиханнарын бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат

Тулырак

Керү имтиханнары рус телендә үткәрелә. Рус теле белән беррәттән, “Педагогик белем бирү”, “Филология” әзерләү юнәлешләре буенча һөнәри юнәлештәге керү имтиханнары татар телендә  уздырылырга мөмкин.

  • Укырга керүчеләрнең шәхси казанышларын исәпкә алу турында мәгълүмат.

Тулырак

Шәхси казанышларны исәпкә алу.

Урта (тулы) гомуми белем базасы нигезендә бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга алганда, КФУ да түбәндәге шәхси казанышлар өчен баллар өстәлә:

а) урта гомуми белем бирү мәктәбе аттестатында гел бишлеләр генә булу яки урта гомуми белем бирү мәктәбе аттестатында алтын яки көмеш медаль белән бүләкләнү турында мәгълүмат булу өчен  –  5 балл;

б) КФУ ның Регионара олимпиадаларында көндезге турда  (йомгаклау этабында) җиңүче дипломы өчен (2017 нче елда 11 нче сыйныфта алынган) 2 балл өстәлә, КФУ ның Регионара олимпиадаларында көндезге турда  (йомгаклау этабында) призер  дипломы өчен (2017 нче елда 11 нче сыйныфта алынган)  1 балл өстәлә. Ике яки аннан күбрәк шарт үтәлгәндә, баллар кушылмый.

в) Н.И.Лобачевский исемендәге укучыларның II Идел буе фәнни конференциясендә (2017 нче елда 11 нче сыйныфта алынган) I дәрәҗәдәге диплом өчен – 2 балл. Н.И.Лобачевский исемендәге укучыларның II Идел буе фәнни конференциясендә (2017 нче елда 11 нче сыйныфта алынган) II, III дәрәҗәдәге диплом өчен – 1 балл. Ике яки аннан күбрәк шарт үтәлгәндә, баллар кушылмый.

г) КФУ ның Яр Чаллы институтына (филиалына) керүчеләр һәм 37 нче пунктның “в” подпунктында күрсәтелгән шәхси казанышлары турында мәгълүмат бирмәүчеләр түбәндәге шәхси казанышларын күрсәтә алалар:

– КФУ ның Яр Чаллы институты (филиалы) базасында үткәрелә торган укучыларның II Бөтенроссия (IX Региональ) фәнни конференциясендә  көндезге турда I дәрәҗәдәге дипломга ия булучыга 2 балл бирелә, укучыларның II Бөтенроссия (IX Региональ) фәнни конференциясендә  көндезге турда II, III дәрәҗәдәге дипломнарга ия булучыларга 1 балл бирелә.

Ике яки аннан күбрәк шарт үтәлгәндә, баллар кушылмый.

д) КФУ ның Алабуга институтына (филиалына) керүчеләр һәм 37 нче пунктның “в” подпунктында күрсәтелгән шәхси казанышлары турында мәгълүмат бирмәүчеләр түбәндәге шәхси казанышларын күрсәтә алалар::

– КФУ ның Алабуга институты (филиалы) базасында үткәрелә торган укучыларның Регионара фәнни универсиадасында җиңүче дипломы өчен 2 балл бирелә. Призерларга 1 балл бирелә. Ике яки аннан күбрәк шарт үтәлгәндә, баллар кушылмый.

е) «Золотое перо-Алтын калэм» фестивалендә  гран-при яулаган һәм  «Журналистика» юнәлешенә бакалавриатка керүчеләргә иҗади имтихан һәм әңгәмә өчен иң югары  балл (100 балл) бирелә;

ж) физик культура һәм спорт өлкөсендге белгечлекләргә һәм әзерләү юнәлешләренә карамаган белгечлекләргә укырга кергәндә, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ГТО)  алтын билгесе һәм аның кабул ителгән үрнәктәге удостоверениесе  өчен 1 балл бирелә

  • укырга керү документларын электрон формада тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат. Тулырак
  • инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларга керү имтиханнарын тапшыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат.

Тулырак

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар керү имтиханнарын аерым аудиториядә тапшыралар.

Бер аудиториядә укырга керүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның саны түбәндәгедән артмаска тиеш:

керү имтиханын язмача тапшырганда  – 12 кеше;

керү имтиханын телдән тапшырганда  – 6 кеше.

Әгәр керү имтиханын тапшырганда авырлыклар күзәтелми икән, бер аудиториядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның күбрәк булуы, шулай ук башка укырга керүчеләр белән бергә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның керү имтиханын тапшыруы   рөхсәт ителә.

Керү имтиханын тапшырганда, оешма хезмәткәрләреннән яки чакырылган кешеләрдән сайланган ассистентның  аудиториядә булуы рөхсәт ителә, һәм ул, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле абитуриентларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларга кирәкле техник ярдәм күрсәтә (эш урынына утырту, бер урыннан икенче урынга күчерү, биремне уку һәм формалаштыру, керү имтиханын кабул итүче укытучы белән аралашу).

Оешма карары нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларга имтихан үткәрү вакыты арттырыла (1,5 сәгатьтән артмаска тиеш).

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар, үзләренең индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып,  керү имтиханында кирәкле техник чаралардан файдалана алалар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып, керү имтиханында түбәндәге өстәмә таләпләрнең үтәлүе тәэмин ителә:

  1. сукыр һәм начар күрүчеләр:

керү имтиханында биремнәр ассистент тарафыннан укыла

язма эшләр ассистентка әйтеп яздыртыла;

  1. сөйләм белән бәйле авырлыклары булган, ишетмәүче һәм начар ишетүче затлар өчен телдән үткәрелә торган керү имтиханы язмача уздырыла (магистратурага кабул иткәндә, иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә керү сынаулары структур берәмлек тарафыннан билгеләнә);
  2. куллары булмаган яки кулларының хәрәкәт функцияләре бозылган затлар:

язма эшләрне ассистентка әйтеп яздырталар;

язма формадагы керү имтиханнары телдән үткәрелә (магистратурага кабул иткәндә, иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә керү сынаулары кабул итү комиссиясе тарафыннан билгеләнә).

  • Дистанцион технологияләр кулланып үткәрелә торган керү имтиханнары турында мәгълүмат (шундый керү имтиханнары үткәрелгән очракта).

Тулырак

Кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелгән яки башка локаль норматив акт белән расланган тәртип нигезендә укырга керүчеләрне керү имтиханнарын тапшырганда идентификацияләү шарты белән КФУ дистанцион технологияләр ярдәмендә керү имтиханнарын үткәрә ала

  • Оешма тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә торган керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча апелляциягә бирү һәм үткәрү кагыйдәләре.

Тулырак

КФУ тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә торган керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча укырга керүче (ышанычлы вәкил) апелляция комиссиясенә, укырга керүче фикере буенча, керү имтиханын үткәрү тәртибен бозу һәм (яки) керү имтиханында алган билге белән килешмәве турында апелляциягә бирү хокукына ия

Апелляциягә бирү керү имтиханын яңадан бирү буларак каралмый Апелляция барышында керү имтиханын үткәрү тәртибен саклау һәм (яки) керү имтиханы нәтиҗәләрен дөрес бәяләү тикшерелә.

Апелляциягә бирү керү имтиханы нәтиҗәләрен әйткән көнне яки киләсе эш көне дәверендә була.

Апелляциягә биргән көннән соң, ул киләсе эш көненнән дә калмыйча . каралырга тиеш.

Укырга керүчегә (ышанычлы вәкилгә) апелляциядә катнашу рөхсәт ителә. Балигъ булмаган укырга керүченең (18 яшькә кадәр) әтисе яки әнисе яки законлы вәкилләренең берсе апелляциядә катнашырга хокуклы  (закон нигезендә балигъ булуга кадәр тулысынча эшкә яраклы дип табылган балигъ булмаучылардан тыш).

Апелляциядән соң, апелляция комиссиясе керү имтиханын бәяләү нәтиҗәләрен үзгәртү яки куелган билгене үзгәртмәү турында карар кабул итә.

Апелляция комиссиясенең карары беркетмә буларак укырга керүчегә (ышанычлы вәкилгә) җиткерелә. Укырга керүченең (ышанычлы вәкил) апелляция комиссиясенең карары белән танышу факты укырга керүче (ышанычлы вәкил) имзасы белән раслана.

Керү имтиханы дистанцион технологияләр ярдәмендә үткәрелсә, керү имтиханы уздырылган урында, яки дистанцион технологияләр кулланып, апелляциягә бирү тәэмин ителә.

  • Укырга керүчеләргә мәҗбүри медицина тикшерүе (каравы) үтү кирәклеге турында мәгълүмат. Тулырак
  • КФУ тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә торган керү имтиханнарының программалары

бакалавриат\специалитет;

магистратура.

  • Түләүле белем бирү хезмәте күрсәтү турында килешү үрнәге Тулырак
  • Укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итү урыннары турында мәгълүмат; Тулырак

Укырга керү өчен кирәкле документларны  җибәрү өчен почта адреслары турында мәгълүмат. Тулырак

  • КФУ га кабул итү кагыйдәләре нигезендә укырга керү өчен кирәкле документларны электрон почта аша җибәрү каралгмаган.
  • Тулай торак(лар) булу турында мәгълүмат. Тулырак