Нейросеть КФУ студентлары образын тудырды

Ясалма интеллектны Казан университеты социаль челтәрләрендә бәяләргә була.

Нейрочелтәр Казан федераль университеты студентлары образын тудырды.

Искәртеп узабыз, ясалма интеллект белән тудырылган сурәтләрдә Казан университетының барлык институтларында белем алучылар тәкъдим ителгән.

Иллюстрацияләр КФУның “ВКонтакте” дагы рәсми аккаунтларында, Telegram-каналда урнаштырылган.

“Идея безнең хезмәткәрләргә килде, ә аны без эшкә җәлеп иткән волонтер-студентлар гамәлгә ашырды, бу трендта калырга ярдәм итә. Аңлашыла, бу күңел ачу характерындагы контент, әмма шул ук вакытта без нейрочелтәрнең безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелүен аңлыйбыз, һәм без моны игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Киләчәктә без аларны иллюстрацияләр әзерләүдә генә түгел, контент җитештерүдә дә дә кулланырга планлаштырабыз, һәм, бәлки, автордаш сыйфатында да”, – диде КФУ Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры Салават Мөхәммәдуллин.

Шунысы игътибарга лаек, студентлар үзләре идеяне уңай кабул итте. Пост астындагы комментарийларда язылучылар аерым “геройларның” Гарри Поттер белән  охшашлыгын билгелиләр, икенчеләре исә, “әгәр мондый ясалма интеллект дөньяны яулап алса, каршы да булмаячакбыз” дип язалар.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: нейрочелтәр