“Мизгел” студентлар театры “Әниләр һәм бәбиләр” премьерасын тәкъдим итте

Спектакль Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча куелган.

 

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Мизгел” студентлар театры Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча премьера тәкъдим итте. 

Пьеса нигезендә бала тудыру бүлегенең бер палатасында калган хатын-кызлар язмышы ята. Әсәрдә дүрт төп герой: яңа гына 12 нче баласын тапкан 45 яшьлек Гөлфинә, 7 ел көткәннән соң ана булу бәхетенә ирешкән 30 яшьлек Валентина, ирсез беренче баласын табучы 32 яшьлек казакъ кызы Алтынчәч, һәм  баласын алмаска карар кылган 20 яшьлек Дилемма. Тагын  балага уза алмаучы Исемсез хатын-кыз, палата табибы Айзара Әхәт кызы һәм шәфкать туташы Нина бар.  1984 елда язылган бу пьеса – асылда, Туфан Миңнуллиннан аналарга гимн.

“Мизгел” театры режиссеры Илфак Хафизов әйтүенчә, чираттагы куелыш өчен бу әсәрне ул быелгы уку елы башында сайлаган.  Бу вакыт дәвамында декорацияләр, реквизитлар эшләнгән, репетицияләр булган (“Студентлар язына” һәм сессиягә тәнәфес белән). Ул билгеләп үткәнчә, спектакль өчен барлык декорацияләр дә ана булу изгелеген тагын бер кат ассызыклау өчен якты тоннарда ясалган.

“Пьеса сайлауга безнең театр эшли торган институтта укучы студентларның 90 проценты – кызлар булуы да йогынты ясады. Ана булу, тәрбия идеясе дә пьеса сайлауга бик нык йогынты ясады, – диде Илфак Хафизов. – Куелышта ананың балага булган мәхәббәтен, чисталыгын тапшырасы килде, әниләр яктылык тарата, алар безнең фәрештәләр. Безнең бик һавалы спектакль килеп чыкты”.

Куелышта төп рольләрнең берсен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 нче курс студенты Гөлинә Имамиева уйнады. Ул сәхнәдә 12 бала анасы 45 яшьлек хатын-кыз Гөлфинә ролен гәүдәләндерде.

«Гөлфинә шат күңелле, яхшы хатын. Башта миңа бу рольгә керү бик кыен булды. Мин аны уйный алачагыма шикләндем дә. Әмма режиссер миңа ышанды, һәм барысы да килеп чыкты. Мин төп героиня образын гәүдәләндерә алдым. Премьерага килгән тамашачылар һәм якыннарның бәясе без уйлаганны тормышка ашыра алганыбызга өмет бирә. Без уңай бәяләмәләр генә алдык”, – диде әңгәмәдәш.

Г.Имамиева “Мизгел”гә икенче курста килә һәм ике елдан артык инде студентлар театрының актрисасы булып тора.

“Мин нәкъ менә бу коллективка эләгүемә бик шатмын. Режиссерга бик рәхмәтлемен, кастингтан соң ул мине труппага кабул итте. Сәхнә минем тормышымның мөһим өлеше. Мин кечкенәдән үк сәхнәдә җырлыйм, төрле концертларда, конкурсларда катнашам. Минем үземне театрда да сынап карыйсым килде”, – диде ул.

“Мизгел”ның чираттагы постановкасы 26 апрельдә билгеләп үтелә торган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә планлаштырылган.

Илфак Хафизов әйтүенчә, хәзерге вакытта “Мизгел” театры труппасында 37 артист, төп канваны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары тәшкил итә. Моннан тыш, «Мизгел» театры спектакльләрендә студентлар гына түгел, Казан федераль университеты хезмәткәрләре дә уйный.

«Мизгел» театры 1996 елның сентябрендә ТР халык артисты, РФ атказанган артисты Марсель Җаббаров җитәкчелегендә Казан дәүләт педагогика университетының (хәзерге – КФУ) татар филологиясе факультеты базасында оештырыла, ул коллектив белән 20 ел дәвамында җитәкчелек итә һәм университетта чын драма мәктәбен төзи. Бүген аның традицияләрен үз тәрбияләнүчеләре лаеклы дәвам итә. 2018 елдан коллектив яшь режиссер Илфак Хафизов җитәкчелегендә яңа театр юнәлешләрендә һәм жанрларында эшли, яңа мәйданчыкларны үзләштерә. 1996 елдан студентлар театры тарафыннан 30дан артык спектакль куелган.

Автор: Кристина Иванова, фото Нәзирә Хәкимова