«Мин – профессионал» олимпиадасының сайлап алу турларына нәтиҗә ясалды

КФУ – «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр» юнәлеше буенча бәйгенең оештыручысы.

Россия вузларының 34 меңнән артык студенты «Мин – профессионал» олимпиадасының йомгаклау этабын уңышлы узган, аларның 956сы – Татарстан университетларыннан. Оештыручылар конкурсның сайлап алу турларына нәтиҗә ясады.

«Мин – профессионал» – «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проектларының берсе. Олимпиада Россия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Олимпиаданың сайлап алу этабы 10-26 декабрь аралыгында узды. Укучылар үз белемнәрен 72 юнәлешнең берсендә яки берничәсендә тикшерде. Алар арасында журанлистикадан башлап квант технологияләренә кадәр бар иде. Олимпиадада илнең 83 төбәгеннән барлыгы 104 523 кеше катнашкан. Йомгаклау этабына 81 төбәкне тәкъдим итүче 840 кеше чыккан.

«Сайлап алу этапларының нәтиҗәләрен һәр катнашучының шәхси кабинетында карап була. Беренчедән, мин 34 840 катнашучының һәрберсенә рәхмәт әйтәсем һәм аларны котлыйсым килә. Икенчедән, йомгаклау этабына узган кешеләргә уңышлар телим. Профессиональ белемнәр һәм беренче булу теләге җиңүгә илтә», – диде олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара.

Катнашучылар саны буенча лидер төбәкләр рәтенә Татарстан да керә. Безнең студентлар арасында иң популяр юнәлешләр булып «Дәвалау эше һәм педиатрия» (60 катнашучы) һәм «Материал эше һәм материаллар технологиясе» (51 катнашучы) санала.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы доценты Алексей Никитин хәбәр итүенчә, Казан университеты «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр» юнәлеше буенча бәйгене беренче тапкыр оештыра.

«Безнең өчен бу – зур горурлык һәм җаваплылык. Гомумән алганда, теркәлүчеләрнең саны 11 304  иде, аларның 8 866сы бакалавриат дәрәҗәсенә теркәлгән, ә 2 438е  – магистратура дәрәҗәсенә. Бу, былтыргы белән чагыштырганда, 700 кешегә күбрәк. Бакалавриат дәҗәрәсенә теркәлүчеләрнең 296сы, магистратура дәрәҗәсенә теркәлүчеләрнең 15е КФУдан булуы аеруча шатландыра. Онлайн-форматта узачак йомгаклау этабына бакалавриатта укучы 385 кеше чыккан, магистратурада укучы – 103 кеше, аларның җидесе – безнең Югары мәктәп укучылары», – ди А. Никитин.

Йомгаклау этабы февраль уртасыннан апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Эпидемиологмик вәзгыять аркасында күп кенә юнәлешләр онлайн-режимда узачак. Студентларны вузлардан, компания-партнерлардан практикага юнәлтелгән биремнәр көтә.

Олимпиаданың дипломантлары быелның маенда билгеле булачак. Алар магистратура, аспирантура, ординатурага кергәндә, ташламаларга ия булачак һәм профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеген алачак. Алтын, көмеш һәм бронза медальләргә ия булучылар өчен өстәмә бонус – 100-300 мең сум күләмендәге премия каралган.

Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: yandex.ru/profi