“Мин – профессионал” олимпиадасына КФУның 4,5 меңнән артык студенты теркәлгән

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли политология  кафедрасы бер юнәлешне оештыручы булып тора.

Казан федераль университетының 4559 студенты “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының флагман проектларының берсе булган “Мин – профессионал” Бөтенроссия студентлар олимпиадасының алтынчы сезонына теркәлү узды. Олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

48 көн эчендә студентлар ярышларда катнашу өчен 669 мең 794 гариза биргән, бу узган ел белән чагыштырганда якынча 45 меңгә күбрәк. Шул исәптән,  Татарстан Республикасынан  19 мең 808 студент  теркәлгән. Студентлар дизайннан алып ясалма интеллектка кадәр үз эченә алган һәм һөнәри өлкәләрнең киң даирәсен колачлый торган техник, компьютер, гуманитар, социаль-икътисадый, аграр, медицина һәм башка дисциплиналар буенча 73 ярыш юнәлешенең берсенә яки берничәсенә заявка бирә алган.

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлеше буенча олимпиаданы икенче ел рәттән Казан университеты оештыра. КФУның җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли политология кафедрасы 2022-2023 уку елында олимпиада үткәрү өчен 3 миллион сум грант отты. Бу сезонда бакалавриат һәм магистратура студентларыннан “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” юнәлешенә 12 мең 53 гариза килгән, шуларның 660 – ТР вәкилләреннән.

Әлеге юнәлеш буенча олимпиада үткәрүкөннәре: 26 ноябрь (7.00-16.00), 1 декабрь (12.00-21.00) һәм 4 декабрь (09.00-18.00). Биремнәргә керү Мәскәү вакыты буенча ачылачак. Биремнәрне үтәүгә 90 минут вакыт бирелә. Иң күп баллар – 100.

“Мин – профессионал” олимпиадасына сайлау буенча онлайн-этап 4 декабрьдә тәмамланачак. Аның нәтиҗәләре турында декабрь ахырында билгеле булачак. Олимпиаданың йомгаклау этабы  2023 елның февраленнән апреленә кадәр узачак. Ярышларга май аенда йомгак ясалачак.

“Мин – профи” дипломантлары әйдәп баручы Россия югары уку йортлары магистратурасына, аспирантурасына һәм ординатурасына кергәндә ташламаларга һәм зур профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге кебек бүләкләргә ия булачак. Олимпиаданың алтын, көмеш һәм бронза медалистлары шулай ук 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр алачак.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге