Лисичанск һәм Рубежное мәктәбе укучылары КФУның «Университетская» мәктәбендә укыячак

50 унберенче сыйныф укучысы Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча килде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте чакыруы буенча Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән 50 унберенче сыйныф укучысы, үз укуларын тәмамлау һәм урта белем турында аттестатлар алу өчен, Казан федераль университеты Алабуга институтының «Университет» мәктәбенә килделәр.

Мәктәп базасында яңа укучылардан 2 сыйныф оештырылган. Мәгариф учреждениесе директоры Анна Зеленовская сөйләгәнчә, укучылар өчен уку планы әзерләнгән, дәресләр расписаниесе төзелгән. Бүген аларның беренче дәресләре булды.

«Укудан тыш, балалар тәрбия эше кысаларында планлаштырылган мәктәп һәм институт чараларында катнашачак. Без аларны үзебезнең шәһәр, музейлар белән таныштырачакбыз. Моннан тыш, укучылар спорт корылмаларына йөриячәк, түгәрәкләр эшендә катнашачак – программа төрле», – дип өстәде ул.

Гомумән алганда, озак юлга карамастан, балалар энтузиазм белән тулы һәм укуга әзер.

“Без монда шат күңел, күтәренке рухта килдек. Яхшы килеп җиттек, поездда егетләр белән аралашырга өлгердек. Мин монда 11 сыйныфны тәмамларга, вузга укырга керергә һәм химия укытучысы булырга планлаштырам. Якын киләчәктә, бар да килеп чыкса, бәлки, Алабугада ук педагог булып эшлисем килә,” – дип уртаклашты Никита Демин.

Егет шулай ук күргәннәрдән беренче тәэсирләр аңарда бик яхшы тәэсир калдыруын әйтте:

“Барысы да яхшы оештырылган, безне бик ачык чырай белән каршы алдылар”.

Алабуга институты тулай торагында өлкән сыйныф укучылары өчен икенче кат әзерләнгән, анда алардан башка беркем дә яшәми. Бүлмәләрдә, шул исәптән, гигиена өчен дә кирәкле бөтен нәрсә бар.

Институтта балаларны зур делегация каршы алды. Аларны КФУның Алабуга институты директоры Марат Умаров сәламләде.

“Казан федераль университетының “Университетская” мәктәбенә рәхим итегез. Бүген күп сөйләшмик, сез юлдан арыгансыздыр. Без һичшиксез сезнең белән аерым җыелачакбыз, ихлас күңелдән сөйләшәчәкбез”, – диде ул һәм укучыларга уку процессына тизрәк кушылуларын теләде, чөнки уку елы тәмамланырга күп калмады.

Балаларга сәламләү сүзләрен  Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Мерзон әйтте.

«Шундый позитив, кызыклы яшь кешеләр килүенә без бик шат. Чыннан да, без өченче тапкыр шундый зур делегацияне кабул итәбез, беренче ике агым мәктәпне бик яхшы тәмамлады, Россиянең иң яхшы югары уку йортлары студентлары булдылар, 50 дән артык кеше Алабугада белем алды. Бүген алар сезне монда каршы алдылар, шулай булгач, сезгә җиңелрәк булачак, сезнең өлкән иптәшләрегез сезгә ярдәм итәчәк “, – диде ул.

Сүз уңаеннан, килүчеләрнең кайберләре монда элек тә булган – алар “Университет сменалары” программасы кысаларында килгәннәр.

“Мин бирегә узган көздә “Университет сменалары”на килдем. Миңа монда бик ошады, шуңа күрә 11 сыйныфны тәмамлау мөмкинлеге барлыгын белгәч, бик шатландым. Кая укырга керергә, нинди институтлар һәм университетлар булуын өйрәнәчәкмен. Мин монда миңа бик яхшы булыр дип ышанам”, – дип уртаклашты Дарья Фролова.

Озатып йөрүче педагог Оксана Веретенникова Алабуга институтына өченче тапкыр килә. Ул балаларның белем алырга тартылуын, һөнәр үзләштерергә, алга таба үз шәһәрләренә яңадан аякка басарга ярдәм итәргә теләүләрен сөйләде.

“Монда поездда килгәндә, без бу турыда күп сөйләштек. Балалар, йортлар төзү, безнең Мәдәният йортын торгызу өчен,  туган илгә белемле булып кайтырга телиләр, дип сөйләделәр. Алар анда ничек итеп шөгыльләнергә барганнарын, кемдер биюләр белән мавыгуын, кемдер музыка мәктәбенә йөрүен искә төшерделәр. Шәһәрнең гадәти тормышка кайтуын телим, – дип уртаклашты педагог.

Берничә көннән ул өенә кайтып китәчәк, ләкин балаларны ышанычлы кулларда калдыруына ышанып китәчәк.

“Минем кызым КФУда инде икенче курста укый. Мин аны монда калдыргач, бик борчылдым, еладым, ләкин хәзер мин аның бәхетле күзләрен, шатлыклы елмаюын күрәм, ул үзенең хыялына көннән-көн якынрак икәнен беләм. Мин ышанам, без балаларны ышанычлы кулларда калдырабыз. Монда алар турында кайгыртачакларына, аларга ярдәм итәчәкләренә ышанам”, – ди О. Веретенникова.

Яңа укучылар канцтоварлар, “Университетская” мәктәбе укучыларының значокларын алдылар. Алар укытучылар, уку йорты белән таныштылар. Алар Алабуга районы прокуроры Айрат Низамиев белән дә очраштылар. Ул укучыларга прокуратура нәрсә белән шөгыльләнүен, анда нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын сөйләде. Укучыларның проблемалары яки сораулары бармы дип кызыксынды.

Авторы: КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте, фото: Денис Сипайлов