Әлеге фәнни-тикшеренү лабораториясе “Территорияләрнең үсешендә космик технологияләр” проектын тормышка ашыра.
Проектның максаты – Россия регионнары, шул исәптән, Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр, төзелеш эшләре, йөк һәм пассажирлар ташу, җирне файдалану, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән беррәттән, хуҗалык үсеше мониторингы мәсҗәләләрен чишү.
Тикшеренү юнәлешләре:
- Балансланган хуҗалык эчендәге җир төзелешенең электрон карта системасын булдыру һәм аларны хуҗалык эшенә кертү;
- Социаль-икътисади мониторингта космик һәм ГИС-технологияләрнең кулланылышы;
- Зоналар буенча авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын һәм төрле авырулар, зарар китерүчеләр мониторингын төзү һәм прогнозлау;
- Җир эшкәртү буенча энергия һәм ресурсларны саклый торган яңа методикалар уйлап табу.