САЕ “Трансляционная 7П медицина: Образование”

«XXI гасырга югары белем турында Бөтендөнья декларациясе» методологияләрнең функциональ берлеген һәм яңа тикшеренү концепцияләрен барлыкка китерүне күз алдында тоткан белем бирү программаларының дисциплинаара үсеше кирәклеген билгели. Медицина ‒ фәннәрне классификацияләүнең чагыштырма булуын күрсәтә торган ачык мисал, чөнки ул табигать һәм иҗтимагый белем өлкәләре чигендә тора. Дисциплинаара алым САЕ мәгариф эшчәнлеген яңарту нигезендә ятачак һәм “Сәламәтлек саклау” тармагы өчен табиблар һәм башка белгечләр әзерләү программалары кысаларында тормышка ашырылачак.

Белем бирү программаларын модернизацияләү һәм яңартуга караган барлык чаралар САЕның «Трансляционная 7П медицина» гомуми программасындагы мөһим «Providing – обеспечивающая» блогын гамәлгә кертүгә юнәлдереләчәк. Моннан тыш, курс, диплом һәм диссертация эшләре язу кысаларында фәнни тикшеренүләр алып бару, авыру ятагы янында эшләү дә мәҗбүри, һәм алар «Трансляционная 7П медицина» проектының “П”ның бөтен төрләре үсешенә йогынты ясаячак.

Шулай итеп, проект эшләү һәм проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән заманча алымнар белем бирү процессының мөһим өлешен тәшкил итәчәк.