Компьютер томографиясе – объектның төзелешенә һәм бөтенлегенә зыян китермичә эчке структурасына анализ ясарга һәм теркәлү үткәрергә мөмкинлек бирә торган алым. 1972 нче елда Годфри Хаунсфилд һәм Аллан Кормак тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге эшләнмә Нобель премиясенә лаек була.
Компьютер томографиясе матдәнең атом төзелешенә һәм тыгызлыгының үзгәрүенә бәйле рәвештә, рентген нурланышының йомшару аермасын компьютер ярдәмендә эшкәртү һәм үлчәүгә нигезләнгән. Рентген нурлары, үрнәк аша үтеп, үзләренең тыгызлыкларына пропорциональ рәвештә егәрлекләрен югалталар һәм детекторның матрицасында теркәләләр, нәтиҗәдә рентген сурәте барлыкка килә. Үрнәкнең 360°С ка борылышы мондый сурәтләрне күбрәк ясарга мөмкинлек бирә, алар программа ярдәмендә өч үлчәнешле компьютер моделенә реконструкцияләнәләр.
Бүгенге көндә микротомографик эзләнүләр күпсанлы геологик мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә һәм коллектор тибындагы компьютер модельләрен төзүгә, үзләренә бәйле булган процессларны физик-математик модельләштерүгә нигез булып торалар.