XXI гасырда биология постгеном дип аталган үсеш этабына аяк басты. Стандарт эксперименталь алымнарның мөмкинлекләрен күп тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә торган технологияләр актив үсеш ала. «Омикслы» алымнар эксперименталь биология методологиясе, мәгълүматларны анализлауны һәм аларны берләштерүне үзгәрттеләр. Геномнарның функциясе, төзелеше, эволюциясенә игътибар артты. «-omics» (яки «Омикслы» технологияләр) дип аталган бик нәтиҗәле эксперименталь дисциплиналар барлыкка килде: геномика, протеомика, транскриптомика, метаболомика… Бүген без геномнарның беренчел төзелешен, алардагы геннар экспрессиясен анализлау, алар арасындагы төрле дәрәҗәдәге җайлауларны һәм үзара бәйләнешләрне табу мөмкинлегенә ия. Микрочиплардан югары җитештерүчәнлекле тулы геномлы эзлеклелеккә күчеш турында әйтергә мөмкин. Аерым бер күзәнәк, күзәнәкләр җыелмасында яки организмнар бергәлегендәге барлык ДНК тикшерелә һәм барлык геннарның эше бер үк вакытта анализлана.
Яңа эксперименталь технологияләр зур күләмле мәгълүматлар барлыкка китерә. Аларны нигезендә биологик һәм математик белемнәр кушылмасы яткан биоинформатика методлары белән генә анализлап була.