Проектны тормышка ашыру максаты
Инновацион дәвалау чаралары уйлап табуга, даруларны уйлап табучы югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән комплекслы фәнни һәм белем бирү чаралары үткәрү.
Хәл ителә торган мәсьәләләр:
1) Яңа дарулар уйлап табу өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре уздыру.
2) 2016 елда «Медицина химиясе» профиле буенча магистратура ачу. Әлеге магистратура өчен белем бирү программаларын эшләү һәм аларны уку-укыту практикасына кертү.