“Генные и клеточные технологии” фәнни-тикшеренү лабораториясе

“Генные и клеточные технологии” лабораториясендә тикшеренүләр берничә юнәлеш буенча алып барыла:

  • Регенератив медицина өчен ген һәм күзәнәк дәвалау методларын уйлап табу;
  • Вирус инфекцияләре, аутоиммун һәм йогышлы авырулар вакытында гумораль һәм күзәнәк иммунитетын тикшерү;
  • Онкология өлкәсендәге тикшеренүләр
  • “Мишень-лиганд” системасы нигезендә яңа дарулар уйлап табу.

Кеше һәм хайван гены һәм күзәнәкләрен дәвалауда яңа карашлар:

(проф. А.П. Киясов төркеме белән берлектә эшләнде)

  • Кешенең дегенератив авыруларын дәвалау өчен, ген һәм ген-күзәнәк дарулары уйлап табу;
  • Авыру организмына генопрепаратларны кертүнең яңа системаларын уйлап табу;
  • Нервлар яки арка мие, терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләрендә тукыма инженериясен куллану. Ветеринария өчен ген һәм күзәнәк технологияләрен.

Йогышлы һәм аутоиммун авыруларның биомаркерлары:

  • Бөер синдромлы бизгәк (һәм башка бизгәкләр) – дәвалауның яңа алымнарын уйлап табу һәм даруларны тикшерү өчен мөмкин булган затларны аныклау, тикшерү өчен биомаркерларны билгеләү.
  • Аутоиммун авырулар – кызыл тире туберкулезы, склероз, ревматоидлы артрит кебек аутоиммун авырулы кешеләр канының сүлендәге цитокиннарны тикшерү.
  • Төрле тикшерү системалары уйлап табу һәм дәвалау өчен яңа затлар эзләү;
  • Крон авыруы һәм юан эчәк ялкынсынуы – эчәкләргә ялкынсыну күзәнәкләренең күчешенә китерә торган ялкынсыну сигналларын билгеләү. Дәвалау өчен мөмкин булган затларны табу;
  • Хроник ару синдромы һәм Крон авыруы патогенезында плазмацитоид дендритлы күзәнәкләр (рDC). рDCның әлеге авырулар патогенезына керткән өлеше. Хроник ару синдромлы һәм Крон авырулы кешеләрнең эчәкләренә рDC күчешенә китерә торган молекуляр механизмнарны билгеләү.

Онкология:

  • Шешнең метастазалары барлыкка килү. Тикшеренүләр төпле молекуляр механизмнарга нигезләнә. Алар шешнең икенче тапкыр барлыкка килүен һәм метастатик процессларда хәрәкәтләнүче шеш күзәнәкләренең ролен җайлый.
  • Өлгермәгән шеш күзәнәкләре. Өлгермәгән шеш күзәнәкләренең биологик үзенчәлекләрен билгеләү организмның каршы торучанлыгы феноменын яхшырак аңларга ярдәм итә һәм онкологик авыруларны дәвалауның яңа төрләрен уйлап табу өчен нигез булып тора.
  • Онко-иммунология. Иммун системасы шеш һәм организмны үзара бәйләп тора. Организмның яңа барлыкка килгән күренешләргә күзәнәк һәм иммун җавабын җайга салучы молекуляр механизмнарны аңлау яңа дәвалау алымнар барлыкка китерү өчен мөһим.
  • Онкология вакытында аутофагия. Аутофагия яки ”үз-үзеңне ашау” – күзәнәк метоболитлары үз урыннарын алмашу барәбәренә күзәнәкне саклап кала яки аның үлеменә китерә торган процесс. Шешнең үсешенә ярдәм итә торган аутофагия төпле дәвалау мишене булып тора. Тикшеренүләр, шеш үсешендә аутофагиянең ролен өйрәнү һәм әлеге процессны әкренәйтү яки җайга салу өчен, дарулар эшләп чыгаруга юнәлдереләчәк.

Убиквитин-протеасомлы система һәм яңа препаратлар уйлап табу:

  • Убиквитин-протеасомлы система – аутоиммун һәм онкологик авырулар вакытында мишень
  • E3 убиквитин лигаз ингибиторларының молекула һәм күзәнәккә йогынтысы механизмы
  • Нуклеаз ферментлар нигезендә биопрепаратлар ясау
  • «Аксым-лиганд» системасын компьютерда модельләштерү