Лабораториянең бурычлары:
- Биомедицинада куллану өчен, фторид материаллар (наноструктуралы һәм композит) синтезы өлкәсендә тикшеренүләр;
- Шәхси медицинага караган дәвалау җиһазлары өчен спектрның ультрашәмәхә диапазонының яңа лазер системаларын уйлап табу;
- Органик һәм органик булмаган материалларның күзәнәк һәм аның органеллалары белән тәэсир итешүен термодинамик аспектта тикшерү.
Эш өч юнәлештә алып барылачак:
– Фотодинамик дәвалау өчен материаллар, тире авыруларын (шул исәптән псориаз һәм витилиго) дәвалау өчен җиһазлар ясау.
- “Күзәнәк/күзәнәк янындагы тирәлек/дару нанопрепаратлары” интерфейсының термодинамик аспектларын тикшерү һәм даруларны кирәкле урынга тапшыру методларын уйлап табу.
- Нанокисәкчекләрнең физик һәм биологик тәэсир итешү механизмнарын тикшерү.