Гидротермаль-каталитик процессларда авыр нефть составының күчешенә йогынты ясый торган катализаторлары, шулай ук гидротермаль-каталитик системада авыр нефть составы һәм аның асфальтеннарының струтур-фазалы характеристикалары өйрәнелгән. Асфальтеннар ассоциатының аларның составындагы мальтеннарга иммобильләшүләре ачыкланган. 300°С температурада бара торган әчетү крекингы процессларында реакцион системадагы суның аз күләмле булуы хуш исен һәм асфальтен молекулалары ассоциациясенең сыйфаты артуын, аларның карбон-карбоид, алга таба кокс рәвешле дисперсион тирәлектән каты явым-төшем рәвешендә төшеп кала торган продуктлар тибындагы эремәүчән матдәләр классына күчүенә китерә.
Эчке катлам януының куллану тәҗрибәсе калын булмаган катламнарда, сулы, кызыл балчыклы, комлы, карбонатлы катламнарның табылу урыннарында, өйрәнелгән. Әлеге методны Пермь, Доманик катламнары кебек Россиядәге табылу урыннарында, шулай ук Баженов свитасында куллану мөмкинлеге бар. Пластта нефтьнең яну вакытын башлап җибәрү һәм януны көйләү процесслары каралган. Бу процессны тоткарлап тора торган факторларның берсе булып, катламның ялкын белән бертигез дәрәҗәдә камалып алмавы тора, бигрәк тә сүз бертигез булмаган коллектор турында барганда. Януны туктатмау өчен кирәк булган коксның чиктән тыш күп булып ясалуы өйрәнелгән. Составында җиңел сутлы (ябышкак) нефть булган табылу урыннарында яңа төр проблема барлыкка килә – нефтьнең кокс ясау үзлегенең түбән булуы катлам эчендәге яну процессының сүнә баруына китерә.
Гидротермаль-каталитик модель системада нефть асфальтеннарының структур-фаза характеристикаларының үзгәреш үзенчәлекләре һәм Ашальчи табылу урынында авыр нефтьнең составы өйрәнелгән. Асфальтеннар ассоциаты аларның составындагы мальтеннарга иммобильләшүләре ачыкланган. 300°С температурада бара торган әчетү крекингы процессларында реакцион системадагы суның аз күләмле булуы, хуш ислелек һәм асфальтен молекулалары ассоциациясенең дәрәҗәсе артуы аларның карбон-карбоид, алга таба кокс рәвешле дисперсион тирәлектән каты явым-төшем рәвешендә төшеп калган продуктлар тибындагы эреми торган матдәләр классына күчүенә китерә. Әлеге нәтиҗәләр Energy and Fuels журналында басылып чыккан.
Синтетик нефтьнең ясалышы белән бергә бара торган керогенның эчке катлам каталитик үзгәреше буенча тикшеренүләр циклы алып барылган. Баженов формациясе токымының составында кероген булган үрнәкләр мисалында органик матдәнең күчеше процессларында кобальт нигезендәге катализаторларның икеләтә тәэсир итү күренеше ачыкланган. Катализатор прекурсор рәвешендә дә кулланылырга мөмкин, аннан актив форма яки наноразмерлы кисәкчәләр формалаша. Кероген крекингы белән беррәттән, шулай ук минераль пиритның тимер оксидларына үзгәрүе интенсифирлаша, бу исә синтетик нефтьнең чыгышын арттыра. Катлам эчендәге кероген үзгәрешенең закончалыкларын теркәү, составында кероген булган урыннарны үзләштерүгә ярдәм итә. Әлеге эшнең нәтиҗәләре Society of Petroleum Engineers – SPE Russian Petroleum Technology Conference журналында басылу белән беррәттән, Society of Petroleum Engineers (SPE-181915-RU) конференциясенә дә тәкъдим ителгән.