Лаборатория, даруларны тарату, микроскопик һәм спектроскопик техника ярдәмендә сурәтләрен ясау өчен, тере күзәнәкләрне үзгәртүче һәм өслекләрне модификацияләүче сыйфатында куллануга бәйле биологик һәм биологик яктан туры килә торган яңа материалларны оештыруга караган тикшеренүләр үткәрә. Без микроскопик контейнерлар; күп катламлы юка элпәләр; биосенсор һәм күпкүзәнәкле ясалма системалар эшләп чыгарабыз. Биоматериалларның кулланылыш мөмкинлекләрен үзгәртү өчен, без төрле наноматериаллар (нанокисәкчекләр, наносүсләр һ.б.) кулланабыз. Безнең лаборатория наноматериалларның агулылыгын өйрәнүгә караган тикшеренүләр үткәрә, моның өчен эксперименталь модельләр кулланыла. Тикшеренүләребезнең иң соңгы юнәлешләренең берсе – күзәнәкне дәвалау һәм тукыма инженериясе өчен магнитлы “киборг”-күзәнәкләрнең яссылыкта тәртипле урнашуын һәм аларны илтеп тапшыруның яңа алымнарын эшләп чыгару.
Без хезмәттәшлек өчен ачык. Бөтен сораулар буенча (уртак фәнни проектлар; бионанотехнологияләргә караган уку-укыту материалларын бастырып чыгаруга әзерләү; бионанотехнологияләрне популярлаштыру; конференцияләрдәге лекцияләр; бионанотехнологияләр, биотехнологияләр, микробиология, биохимия, аналитик, физик һәм коллоид химия буенча диссертацияләргә оппонент булу) күрсәтелгән электрон почта адресына яза аласыз. (kazanbio@gmail.com).