Кытай Яңа елы алдыннан КФУда бәйрәм концерты узды

Тантаналы чарада Казандагы КХР генераль консулы  булды.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кытай Яңа елының бәйрәм концерты узды.

Чарада Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы, Сян Бо әфәнде катнашты. Кунакны Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев озатып йөрде.

“Берничә көннән без Кытай Яңа елын каршы алачакбыз. Яңа ел кичәсе – пандемия башланганнан соң өч ел эчендә беренче тапкыр уздырыла торган беренче масштаблы офлайн чара. Чараның максаты – чит илдә булганда, яңа ел хисен тоярга мөмкинлек бирү. Тышта әле һаман да салкын кыш булса да, без барыбер бу мизгелдә шатлык, матур яз сулышы тоябыз, – дип сәламләде Сян Бо әфәнде. – Казанның Кытай студентлары ассоциациясе һәм Казан федераль университеты вәкилләре зур эш башкардылар, сезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз өчен рәхмәт”.

Үзенең чыгышын хөрмәтле кунак җылы теләкләр һәм үгет-нәсихәтләр белән тәмамлады.

Казан федераль университетында мультимәдәни мохит хөкем сөрүенә игътибар итеп, Т.Алишев югары уку йортында елдан-ел Кытай студентларының арта баруын әйтте. Быелгы уку елында Казан университетында Кытайның 1600 дән артык гражданы белем ала.

«Бу Казанга, тулаем Россия Федерациясенә кызыксыну турында сөйли. Кытай студентлары рус телен өйрәнә. Бу булачак рус теле укытучылары, алар туган илләренә кайтачак һәм укытучылар булачак. XXI гасырда безнең илләр җитәкчелеге белән генә түгел, гади кешеләр арасында да интенсив партнерлык барлыкка килүе безгә бик күңелле. Безнең киләчәк үсеш перспективалары бик яхшы», – дип ассызыклады проректор.

Университетта 15 хезмәткәр – КХР гражданнары эшкә урнаштырылды, шуларның дүртесе – геология һәм нефть-газ технологияләре институтында, дүртесе – халыкара мөнәсәбәтләр институтында, берсе – физика институтында, алтысы – башка эшләрдә. Соңгы биш ел дәвамында Казан университеты хезмәткәрләре Кытайның фәнни-мәгариф үзәкләреннән хезмәттәшләре белән берлектә (чиктәш өлкәләрне исәпкә алып) физика һәм астрономия, Җир һәм планеталар, авыл хуҗалыгы һәм биологик фәннәр, химия, әйләнә-тирә мохит турындагы фән буенча 523 фәнни эш  бастырды.

Үз чиратында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов җыелучыларны татар телендә сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 5000 студент укый, шуларның 700е КХРдан, шул ук вакытта алар бакалавриат программасы буенча да, магистратура программасы буенча да укый.

“Россия-Кытай мөнәсәбәтләре интенсив үсә. Әйтик, Кытайда – рус теле, ә Россиядә – кытай теле кирәк. Шуңа бәйле рәвештә күбрәк студентлар рус телен өйрәнүгә өстенлек бирә. Россиягә стажировкага килгән бик көчле студентлар бар, алар белән эшләү бик күңелле”, – дип сөйләде КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Алия Рәхимова.

А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 2 курс магистры Цзыин Ли билгеләп үткәнчә, Яңа елны бәйрәм итүнең төп традициясе – туганнар һәм якын кешеләр белән бергә җыелу.

“Без көндәлек тормышта әзерләми торган ризыкларны тәмле итеп ашыйбыз, искиткеч яңа ел концертын карыйбыз”, – дип магистрант кыскача гына  традицияләрен тасвирлады.

Гадәт буенча, Яңа елны каршылаганнан соң, кытайлар туганнарына килә: беренче көнне – әтисе ягыннан, икенче көнне – әнисе ягыннан. Бүләкләр турында сөйләгәндә, Ц. Ли  илләрендә акча салынган кызыл конвертлар бүләк итү барлыгын әйтте. Балаларга андый бүләкләрне мендәр астына куялар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, актлар залына кергәндә кунакларны Казан университетының Кытайдан килгән студентлары каршы алды һәм юмарт сыйлады. Милли киемнәргә төренеп, алар чәй тантанасын уздырдылар, традицион уеннарны күрсәттеләр.

“Кытайда сигез төрле кухня, һәр төбәктә төрле ашамлыклар әзерлиләр, – диде КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә Психология һәм мәгариф институтын тәмамлаган Мо Цзимань. – Быел без Яңа елны 22 гыйнварда бәйрәм итәбез. Мин аны туган җиремдә бик күптәннән каршылаганым юк. Казанда мин бу бәйрәмне дусларым белән бергә билгеләп үтәм.  Балыклардан төрле ризыклар, баллы соуста дуңгыз итен  әзерлибез».

Сәламләүдән соң чит ил студентлары концерт номерлары белән чыгыш ясады. КФУның әзерлек факультетында укучы Хэ Синьи “Мин һәм минем Ватаным” дигән җыр башкарды. Тан Цзыцзюнь һәм Цзилун белән “Кытай җырларына попурри” тәкъдим иттеләр.

Чжан Луяо, Дуань Ханьянь, Чэнь Е “К-поп” бию номерын әзерләгәннәр.

Тантанада Казан университеты студентлары гына түгел, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары: Чэнь Ицзинь, Ань Сыюй, Вэй Юйлинь, Ли Сюя да катнашты.

Яңа ел алдыннан Кытайда ишекләрне изгелек һәм бәхет теләкләре белән кызыл кәгазьдә парлы язулар (“парлы куплетлар”) белән бизәү, кызыл фонарьлар элү, гаиләнең яңа ел кичке ашын әзерләү, фейерверклар җибәрү каралган. Кызыл төс утны чагылдыра, шатлык һәм уңышны символлаштыра. Ай календаре буенча беренче айның 15нче көнендә (2023 елда – 5 февральдә) фонарьлар бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Яңа ел килү белән Кытайда яз да килә.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Алиса Черкасова