Кытай Генераль консулы КФУ студентларын Яңа ел белән котлады

У Инцинь әфәнде укучыларга бүләкләр тапшырды.

Яңа ел алдыннан Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы, У Инцинь әфәнде Казанда, аерым алганда Казан федераль университетында укучы Кытай студентлары белән очрашты.

Аралашу дәвамында Генераль консул студентларны кышкы сессия тәмамлануы, якынлашып килә торган Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр – битлекләр һәм Кытай чәен – тапшырды.

Генераль консуллыкта узган очрашуда КФУ вәкилләре – белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Тимирхан Алишев, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина катнашты.

Үз чыгышында Генераль консул Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады, университет администрациясенә Кытай студентларына теләктәшлек күрсәтүе өчен рәхмәтләрен җиткерде. Хәтта пандемиянең катлаулы чорында да студентларның күпчелеге, укуларын уңышлы тәмамлап, туган якларына әйләнеп кайта алган.

Үз чиратында Т. Алишев Кытай гражданнарын бәйрәм белән котлады, Генераль консуллык коллективына уртак эш өчен рәхмәтен җиткерде.

«Генераль консуллык белән хезмәттәшлек даими рәвештә бара. Ул бездә укый торган Кытай студентларына ярдәм итә. Пандемия вакытында да шулай иде, консуллык вәкилләре эпидемиягә каршы комплектлар өләште. Кытай студентлары югары дисциплиналы, коронавирусны сирәк йоктыра. Без Кытай консуллыгына ярдәме өчен рәхмәтебезне җиткерәбез», – дип сөйләде проректор.

Исегезгә төшерәбез, декабрьдә Генконсуллык вәкилләре Халыкара мөнәсәбәтләр институтында булды. Былтыргы җәйдә КФУ катнашында Кытайның Коммунистлар Партиясе оешуга 100 ел туу билгеләп үтелде.

 Проректор Алишев 4-20нче февраль аралыгында Кытайда узачак XXIV кышкы Олимпия уеннарын да искәртеп узды.

«Бу шулай ук мөһим вакыйга. Без үз чиратыбызда Кытай консуллыгын, Кытай Халык Республикасын уеннар белән котладык, чараның уңышлы узуын, Россия һәм Кытай җыелмаларының уңышлы чыгыш ясавын теләдек», – дип ассызыклады Т. Алишев.

Кытай Яңа елы 1нче февральдән башлана. Кытайда Яңа ел – бөтен гаилә белән бергәләп җыелу өчен менә дигән сәбәп. Кытайлылар үзләре Яңа елны Яз бәйрәме дип атый, аны үткәрә башлауга – 4000нән артык ел. Кытай календаре буенча, 2022 нче ел – Юлбарыс елы.

Авторы: Руфинә Гыймалетдинова