КФУның яшь дизайнеры эшләнмәләре бөтенроссия конкурсында җиңде

Ул ArchGlass архитектура пыяласы индустриясенең IV Халыкара форумы кысаларында узды.

Казан федераль университеты дизайн һәм пространство сәнгате институтының (ИДиПИ) «Коммуникатив дизайн» әзерлек юнәлешендә укучы  икенче курс студенты Зәринә Латыйпованың “Эко-овечки” дизайн объекты проекты ArchGlass архитектура пыяласы индустриясенең IV Халыкара форумы кысаларында узган «Архитектурда пыяла» VIII Россия смотр-конкурсында Россия архитекторлары берлеге дипломы белән билгеләп үтелде.

Ул Россия Архитекторлар берлеге һәм Мәскәү архитекторлары берлеге оештырган “Иң яхшы студентлар проекты” махсус номинациясендә җиңүче дип танылды.

“Эко-овечки” Арт-объектын студентка ИДиПИ конструктив-дизайнер проектлау кафедрасы доценты Әдилә Сәйфетдинова һәм кафедра укытучысы Мария Лушпаева җитәкчелегендә эшләгән.

«Иң яхшы студентлар проекты» номинациясендә 24 эш тәкъдим ителде, аларның авторлары – илнең 17 югары уку йорты студентлары, алар арасында – МАРХИ, МГСУ, В.И.Суриков исемендәге МГАХИ, РУДН һәм башкалар. КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты моннан 1,5 ел элек кенә барлыкка килүгә карамастан, безнең студентлар тармак корифейлары белән лаеклы көндәшлек итә, – диде Әдилә Сәйфетдинова.

Зәринә Латыйпова әйтүенчә, “эко-овечки” булдыру идеясе  проектлау буенча дәресләр вакытында туган.

“Безгә инсталляция яки арт-объект уйлап табарга тәкъдим ителде. Мин сарыклар ясарга булдым, чөнки аларның мәдәнияттәге образы күп кенә интерпретацияләргә ия, бу аны универсаль итә. Һәркем сарыкларда үзенекен күрә ала “, – дип аңлатты кыз.

Зәринә проектлаган арт-объект болытларны хәтерләтә.

“Хәзерге сәнгатьтә идеяне тапшыру өчен визуаль образларны куллану мәҗбүри түгел, аларны эмоциональ рәт аша аңлатырга мөмкин, – ди ул. – Сарыкның формасы аларның һавалылыгын, йомшаклыгын ассызыкларга тиеш».

Студентка арт-объект бурычларының берсе – шәһәр халкында экологиягә игътибарны юнәлтү икәнен әйтте.

“”Эко-овечки” чиста, җыештырылган территорияләрдә генә барлыкка килә. Аларны шәһәр паркларында урнаштыру планлаштырылганга, алар паркның чисталык индикаторларына әйләнәчәк, – дип сөйләде Зарина. – Безнең сарыклар боросиликат пыяладан эшләнгән булырга тиеш, чөнки нәкъ менә шушы материал безгә кирәкле барлык үзлекләргә ия. Бу пыяла үтә күренмәле, нык, аны аллы-гөлле бизәкләр ясый торган пленка  белән капларга мөмкин. Өстәвенә, кешеләрдә пыяла чисталык белән ассоциацияләнә. Боросиликат пыяладан лаборатория тикшеренүләре өчен савыт-саба, шулай ук төрле креатив эшләнмәләр җитештерелә. Мәсәлән, аны Verhoeven twins бренды дизайнерлары куллана. Мондый пыяладан алар сабын куыгы рәвешендә катлаулы конструкцияләр төзиләр”.

Яшь дизайнерм конкурста беренче тапкыр  катнашкан.

“Моңа кадәр минем арт-объектлар булдыруда тәҗрибәм булмады. Беренче тәҗрибәнең уңышлы булуына мин бик шат. “Стекло в архитектуре” конкурсында катнашырга тәкъдим иткән җитәкчеләремә бик рәхмәтле”, – диде З.Латыйпова.

Казан паркларында “эко-овечки” барлыкка килсен өчен, аларны әзерләүгә алына торган җитештерүчене һәм иганәчене табарга кирәк.

Автор: Лариса Бусиль