КФУның Яр Чаллы институты һәм көллияте студентлары шәһәрне кардан чистартырга булыша

Яшьләр автокаланың өч иҗтимагый киңлегендә эшли.

Казан федераль университетының Яр Чаллы институты һәм Инженер-икътисади көллияте студентлары шәһәр хезмәтләре эшчеләренә Яр Чаллыны кардан чистартырга булыша.

22нче гыйнвардан башлап, көн саен вуз вәкилләре «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП һәм Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы эшчеләре белән кар чистарта.

«Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, карны чистартуда ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте. Безгә Азатлык мәйданы, Җиңү паркы, шулай ук ГЭС бистәсендәге Тукай яр буе бүленеп бирелде. Без мөмкинлеге булган студентларга ярдәм сорап, мөрәҗәгать иттек. Җиңү паркын безнең институт көллияте укучылары чистата, Азатлык мәйданын һәм яр буен – институт студентлары. Эш өчен 10-12 студенттан торган волонтерлык бригадалары фомалаша. Җиһазлар белән шәһәр тәэмин итә. Егетләр-кызлар имтиханнар аралыгындагы 1,5-2 сәгать вакытларын территорияне чистартуга сарыф итә. Чөнки безнең барыбыз өчен дә шәһәр эчендә йөрү уңайлы булу шарт», – дип сөйләде КФУның Яр Чаллы институтының тәрбия һәм социаль эшләр буенча урынбасары Ирина Нургатина.

Волонтерлык бригадалары бөтен курс, төрле бүлекләр, юнәлешләрдә укучы студентлардан формалашкан.

«Без бүген Азатлык күзәтү мәйданчыгын кардан чистарттык. Эш катлаулы булса да, тиз ерып чыктык. Мин үземә берсекөнгә булачак соңгы имтихан алдыннан көч-куәт алдым», – диде Башкортстан егете Азамат Вәлиев.

Карны чистартуга чит ил студентлары да кушылган. Алар арасында – тумышы белән Таҗикстаннан булган, автомобиль бүлегендә укучы Абдугаффор Каландаров.

«Минем иртәгә сызым геометриясе буенча имтихан. Мин аңа инде әзерләндем, шуңа бүген кар чистартырга чыгарга булдым. Таҗикстанда моның кадәр кар беркайчан да күргәнем юк иде. Рәхәтләнеп 40 минут һавада эшләдем, җитмәсә һава торышы да яхшы», – дип сөйләде студент.

Абдугаффор институтка булышырга һәрчак әзер булуын әйтте, имтиханнан соң кабаттан башка волонтерлар белән кар чистартырга барачак.

Авторы: Лариса Бусиль, фото: nabchelny.ru