Студентлар IT өлкәсендә өстәмә һөнәри әзерлек программаларын үзләштерә алачак.
Казан федераль университетында “КФУның цифрлы кафедралары” проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак IТ өлкәсендәге биш өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча укуга заявкалар кабул ителә башлады.
Әлеге проект «IТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проекты кысаларында университет базасында гамәлгә ашырыла һәм шушы өлкәдә цифрлы компетенцияләр алуга һәм алгоритмнар төзүгә, профильле һәм профильле булмаган юнәлешләрдәге студентлар өчен программалар эшләүгә юнәлдерелгән. Уку нәтиҗәләре буенча студентлар төп белгечлек буенча квалификациягә өстәп, IT өлкәсендә икенче квалификациягә, шулай ук практикада кулланыла торган белемнәргә ия булалар.
Югары уку йортында барлыгы биш программа эшләнгән: «Мәгълүматлар белән идарә итү платформаларын эшләү», «Интеллектуаль транспорт системалары һәм сәнәгать автоматлаштыруы», «IT-продуктны эшләү – аналитика, архитектура, программалаштыру һәм сыйфат белән идарә итү», «Яңа материаллар мәгълүматы», «Цифрлы һәм сәнәгать дизайны».
Әлеге программалар буенча үзләренең төп белем бирү программаларын үзләштерү белән параллель рәвештә, белем алуның барлык юнәлешләренең 3 һәм 4 курс бакалавриаты студентлары, белгечлекнең 4 һәм 5 курслары, IT-өлкәгә кагылмаган юнәлешләр буенча магистратураның 1 һәм 2 курслары бушлай укый алачак.
Программаларга 9 сентябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Уку 1 октябрьдән башлана.
Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Юлия Акмурзина