Кушымта фотошоп һәм ретушьсыз реаль тормышны күрсәтә.
Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтын тәмамлаган Евгений Перевощиков Fotogram социаль челтәрен булдыра.
Кушымтаны эшләү танылган интернет-платформаларны блоклаганчы ук башланды. Хәзерге дөньяда социаль челтәрләрдә фотосурәтләр кеше турында үзе белән чагыштырганда күбрәк сөйли ала. Кешеләр сурәтләр аша үз хис-кичерешләрен белдерә, тәэсирләре, әһәмиятле мизгелләре яки көндәлек вак-төякләре белән уртаклаша. Рәсем ясап, хәзерге җәмгыять дөньяның реаль чагылышын терки. Әлеге фикер белән рухланып, КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтын тәмамлаган Евгений Перевощиков тормышны җанлы рәвештә кабул итәргә сәләтле социаль челтәр эшләде.
Россиянең яңа социаль челтәре авторы Геология һәм нефть-газ технологияләре институтын тәмамлаган, ә укуын тәмамлаганнан соң Яңа Уренгой яшәргә һәм эшләргә киткән.
“Заманча социаль челтәрләрдә һәм гомумән медиакиңлектә сурәтләрне артык редакцияләү белән артык мавыгу бар”, – дип уртаклашты Fotogram кушымтасын эшләүче Е.Перевощиков.
Бүгенге көндә социаль челтәр фоторәсемнәргә корылган. Проектны үстерү барышында видео һәм шәхси хәбәрләрне урнаштыру мөмкинлеген өстәргә планлаштырыла.
“Минемчә, профессиональ фотографларга һәм сәнгать эшлеклеләренә күргәннәренең чынбарлыгына ышанырга мөмкин булган мәйданчык кызыклы булачак. Һәр сурәт – яктылык, күләгә, ракурс сайлау һәм башка процесслар. Фотография – фоторедакторлар инструменты түгел, ә профессионал эше”, – дип сөйләде ул.
Сурәтләрне сайлау процессын гамәлгә ашыру өчен ясалма интеллект технологиясен кулланырга карар кылынды, аны төзүгә һәм укытуга якынча 10 ай вакыт киткән, шуннан соң Евгений Перевощиков командасы Android һәм iOS ка сайт һәм кушымталар эшләтеп җибәрүгә керешкән. Сайтның тест версиясе белән кулланучылар инде хәзер үк fotogram.su адресы аша таныша ала, ә кушымтаның тест версиясен, сылтама буенча телеграм-каналда гариза калдырып, алырга мөмкин.
“Кушымтаны эшләтеп җибәрү белән параллель рәвештә интерфейсны эшләп бетерү, ясалма интеллектны визуализацияләү һәм укыту дәвам итә. Аның эшен яхшыртуга яңа сурәтләр ярдәм итәчәк, шуңа күрә үз эшләре белән уртаклашырга әзер фотографлар булса, хезмәттәшлеккә шат булачакбыз», – дип хәбәр итте социаль челтәр авторы.
Хәзер үк fotogram- reflection of life ка үзеңнең беренче фотоңны урнаштырырга һәм ясалма интеллект эшен сынап карарга, сезнең публкациягә аның чынбарлык тамгасын куячакмы-юкмы икәнен күзәтергә мөмкин.
“Ышанам, намус, контентның дөреслеге хәзерге дөньяда үз урынын табачак”, – диде Геология һәм нефть-газ технологияләре институтын тәмамлаган Евгений Перевощиков.
Автор: Аделя Шемелова, фото: Александр Кузнецов