Җәйге каникул вакытында югары уку йортының яшь вәкилләре педагогик, төзелеш, сервис отрядлары һәм озата баручылар отрядлары составында эшлиләр.
Өченче хезмәт семестрында Казан федераль университетының 270 студенты катнаша. Алар Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә 12 студент хезмәт отряды составында эшли.
“Максимум” һәм “Орфей” студент төзелеш отрядлары быел Уренгойск нефть-газ-конденсат ятмасында “Пламя” регионара студентлар төзелешендә катнашу өчен Ямал-Ненец автономияле округына юнәлделәр.
«Газпром»ның җитештерү объектларын төзүдә КФУның җиде студенты катнаша.
“Без ике айга килдек. 1 июльдән ярдәмче эшчеләр сыйфатында хезмәт итәбез. Ком һәм вак таш сибү, ташу, шулай ук бетон агызу белән шөгыльләнәбез – булачак компрессор станциясенең отмосткасын эшлибез, – дип сөйли “Максимум” отряды командиры, КФУның Физика институты студенты Александр Ясаков. – Төзелештә бөтен илдән 80нән артык студент эшли. Хезмәт көненнән соң без аралашабыз, кызыклы чаралар оештырабыз. Мәсәлән, 31 июльдә целина Яңа елын билгеләп үттек. Шул уңайдан концерт һәм чәй эчү оештырдык. Иртәгә бездә плакатлар конкурсы, ә якшәмбе көнне волейбол буенча турнир узачак”.
КФУның биш педагогик отряды балаларны сәламәтләндерү лагерьларында эшли. «Калейдоскоп» һәм «Сириус» отрядлары быел җәй Чаллыда һәм Лениногорскида урнашкан республика лагерьларына китте. “Тайгер”, “Фрактал” һәм “Сапфир” отрядлары – Кара диңгез яр буенда урнашкан Краснодар крае лагерьларында.
«Безнең хезмәт отряды Туапсе районында урнашкан “Диңгез йолдызы” лагеренда эшли. Студентлар вожатый, изостудия җитәкчеләре булып эшлиләр, түгәрәкләр алып баралар, хореограф һәм педагог-оештыручылар булып хезмәт итәләр. Быел бездә ике студентлар төркеме, аларның һәрберсендә якынча 20 кеше. Беренче төркем ике смена эшләде һәм кайтып китте, ә хәзер лагерьда икенче төркем студентлары эшли, алар шулай ук ике сменага – өченчесенә (ул бүген тәмамлана) һәм дүртенчесенә килделәр”, – дип аңлатты «Сапфир» отряды командиры, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Аделина Арсланова.
Ул балалар белән эшләү җиңел түгел, әмма бик кызыклы һәм күңелле ди. КФУ вәкилләре һәр балага ачкыч таба белә. Алар һәрвакыт ниндидер яңа нәрсә уйлап табарга тырышалар.
“Миңа бу лагерь бик ошый. Мин бирегә өченче ел рәттән киләм. Беренче тапкыр мин вожатый, ә аннары ике ел рәттән – отряд командиры һәм корпуста төп кеше булып эшләдем “, – диде кыз.
Краснодар краенда «Аврора» һәм «Волна» КФУ студент сервис отрядлары да бар. Аларның вәкилләре официантлар, хезмәтчеләр, аш пешерүчеләрнең ярдәмчеләре булып кара диңгез яр буендагы кунакханәләрдә эшлиләр. Ә менә “Магеллан”, “Спарта” һәм “Жара” проводниклар студент отрядлары студентлары һәм кандидатлары илебез буйлап ерак араларга йөри торган поездларда пассажирларны озатып йөри.
Сентябрьдә КФУның студент отрядлары штабы эшкә йомгак ясаячак. «Целина ябылу» фестивале вакытында «Иң яхшы отряд командиры», «Иң яхшы отряд комиссары» һәм «Иң яхшы отряд мастеры», «КФУ студент отрядлары штабының иң яхшы студент отряды – 2022» номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Автор: Лариса Бусиль, фото КФУ СО Штабы архивыннан