КФУның студент отрядлары хезмәт җәйләрен башлады

Беренче отрядлар май ахырында ук  эшкә керешәчәкләр.

«УНИКС»та Казан федераль университетының студент отрядлырының 2021 елгы хезмәт җәен ачу тантанасы узды. Өченче хезмәт семестрына юлламаны 11 отряд алды. Киләсе җәйге сезонда Россиянең төрле төбәкләрендә университетның 350 студенты эшләячәк.

Юлламаларны КФУ  СО Штабы кураторы Альбина Муткина, штаб командиры Наталия Шилова һәм штаб комиссары Алена Кузнецова тапшырды.

“Россия студентлар отрядлары” оешмасының Татарстан төбәк бүлеге комиссары Алия Адиева бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды. Шулай ук традиция буенча студентларны котларга   А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ һәм КДАТУның студент хезмәт отрядлары Штабы килгән иде.

Тантанада иҗади программаны тәкъдим иттеләр. Шулай ук аеруча тырыш командирларны, комиссарларны һәм студентларны бүләкләделәр, узган елга йомгак ясадылар.

“Сез төрле институтларда, төрле юнәлешләрдә укыйсыз, әмма нәкъ менә студент отрядлары штабы сезне берләштерә. Биредә сез билгеле бер тормыш мәктәбе узасыз, яңа күнекмәләр, белем аласыз, – диде тантанада социаль һәм тәрбия эше буенча проректор Ариф Межведилов.

Казан университетында бүген 11 студент хезмәт отряды эшли. Бу төзелеш, педагогик, сервис һәм проводниклар отрядлары. Өченче хезмәт семестрында алар Татарстан территориясендә, Кырымда, Краснодар краенда һәм Россиянең төньяк төбәкләрендә эшләячәк. Мисал өчен, ике педагогик отряд Татарстанда эшләячәк, өчесе – Краснодар краеның балаларны савыктыру лагерьларында.

“Җәй көне сез төрле шәһәрләр һәм объектлар буенча таралачаксыз. Үзегез белән университетка уңай хис-кичерешләр һәм яңа казанышлар алып кайтыгыз. Сезгә алга таба барырга һәм университетта ниндидер яңа нәрсә булдырырга этәрәчәк илһам алырга телим”, – диде Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова.

COVID-19 пандемиясе аркасында узган ел целинага бары тик 150 студент кына бара алган. Быел чыгып китүчеләр саны ике тапкырдан артык. Студентлар арасында педагогик һәм сервис отрядлары аеруча популяр. Отрядчыларның хезмәт хакы юнәлешкә карап аена 12 мең сумнан 50 мең сумга кадәр үзгәрә.

“КФУның студент отрядлары штабы гадәти эш режимына кайтты. Отряд тормышына тиз җайлашу өчен төрле чаралар һәм мастер-класслар оештырыла», – диде штаб кураторы, Яшьләр сәясәте департаментының яшьләр белән эшләү буенча белгече Альбина Муткина.

Беренче отрядлар хезмәткә май ахырында китәчәк.

Автор: Ләйлә Яһүдинә, КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов