КФУның “Смородина ” ансамбле – «Россия Студентлар язы»ның беренче дәрәҗә лауреаты

  «Халык җырларын стилизацияләү» номинациясендә ул иң яхшы коллектив дип танылды.

Самарада югары белем бирү оешмаларының «Россия Студентлар язы» XXX Бөтенроссия юбилей фестивале тәмамланды. Казан федераль университетыннан идарә, икътисад һәм финанслар институтының «Смородина» халык җыры ансамбле чыгыш ясады.

Фестиваль Россиянең 85 төбәгеннән 3500 катнашучыны берләштерде. Коллективлар үзләренең иҗади номерларын 10 юнәлештә тәкъдим иттеләр: вокал, инструменталь, бию, театр, оригиналь жанр, мода, видео, журналистика, арт, төбәк программасы.

Шулай ук юбилей фестивален уздыру кысаларында иң күп санлы бию әйләнешендә Россиянең рекордлар Китабы рекорды куелды.

Быел Татарстан Республикасын 90 студент тәкъдим итте, алар арасында Казан федераль университеты студентлары да бар иде. «Смородина» халык җыры ансамбле «халык җырын стильләштерү»номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды.

Коллектив “Россия Студентлар язы” Бөтенроссия фестивалендә беренче тапкыр чыгыш ясады.

«Бу безнең “Россия Студентлар язы” сәхнәсенә беренче чыгуыбыз булды, һәм без үзебезне иң яхшысы итеп күрсәтергә теләдек. Без моны эшләдек! Берни дә онытылмаган: хис-кичерешләр шыплап тулган, без катлаулы вокал белән башкарып чыктык. Чыгыштан соң бушлык булды, әйтерсең лә анда үзеңне сәхнәдә калдырасың. 100 процентка бирелеп эшләвеңне белү артист өчен әйтеп бетермәслек хис-кичерешләр бирә», – дип уртаклашты КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә коллектив җитәкчесе Дарья Барыгина.