КФУның Психология клиникасында ышаныч телефоны эшли башлады

Психологик ярдәмне бушлай 8 (800) 600-89-96 номеры буенча алырга мөмкин.

Казан федераль университетында КФУ «Психология клиникасы» Күмәк куллану үзәге каршындагы психологик ярдәм телефоны эшли башлады. Квалификацияле психологик консультацияне эш көннәрендә, 9.00-21.00 сәгатьтә бушлай 8 (800) 600-89-96 номеры буенча алырга мөмкин.

КФУның “Психология клиникасы” күмәк куллану үзәге мөдире Энҗе Латыйпова әйтүенчә, Казан университетының Психология һәм мәгариф институты хезмәткәрләре кайнар линия операторлары буларак эшкә җәлеп ителгән. Моннан тыш, студентлар практика үтә – шалтыратулар кабул иткәндә һәм тәҗрибәле остазлардан кризис хәлләрендә эшләү кагыйдәләренә өйрәнәләр.

“Психологик ярдәм телефонына ашыгыч психологик ярдәмгә мохтаҗ булган студентлар, аспирантлар, укытучылар һәм КФУ хезмәткәрләре мөрәҗәгать итә ала, – диде әңгәмәдәш. – Безнең психологлар һәрвакыт тыңларга, кичерешләрне үткәреп җибәрергә  һәм психологик пландагы мәсьәләләрне  чишәргә,  авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу юлларын табарга ярдәм итәргә әзер».

Э.Латыйпова хәбәр иткәнчә, кайнар линиягә теләсә нинди психологик сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән кабул ителәчәк.

“Ышаныч телефонының асылы – ашыгыч ярдәм күрсәтүдә, бу психологик ярдәм күрсәтү формаларының берсе. Гражданнарның психологка барып җитү, түләүле консультациягә эләгү мөмкинлеге булмаганда, алар ярдәм сорап безнең колл-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Кайнар линиягә кешеләр стресс ситуациясендә, аерылышу алдында торганда,  тормыш мәгънәсен җуйганда, югалтулар, депрессия, коллективтагы мөнәсәбәтләр таркалу вакытында мөрәҗәгать итә ала”, – дип аңлатты ул.

КФУ студентларының кайнар линиясенә мөрәҗәгать иткән очракта, ышаныч телефоны аша сөйләшкәннән соң, аларга КФУның Психология клиникасы белгечләреннән күзгә-күз карап консультацияләр тәкъдим ителергә мөмкин.

“Зур дәрәҗәдәге стресс шартларында янәшәдә тыңларлык, аңларлык булган кешенең булуы мөһим, өстәвенә моны гаеп итмичә генә эшләргә, психологик ярдәм рәвешендә сыйфатлы киңәш бирергә кирәк”, – дип йомгаклады ул.

Автор: Кристина Иванова, фото: Александр Кузнецов