КФУның «Кар десанты» отряды «Любань» экспедициясенә әзерләнә

Аның катнашучылары сугыш булган урманнарда эзләнү эшләрен алып барачак.

11 сентябрьдә Казан федераль университетының «Кар десанты» студентлар эзләнү отряды Ленинград өлкәсенең Любань шәһәренә сугыш булган урыннарга кузгалачак.

Булачак экспедиция турында Медиакоммуникацияләр үзәгенә отряд җитәкчесе, Казан университетын тәмамлаган Айрат Фатыйхов сөйләде.

Ике атна дәвамында экспедиция катнашучылары сугыш барган урманнарда эзләнү эшләрен алып барачак – анда әле һаман да 1943нче елның февралендә Смердын операциясе вакытында зур югалтуларга дучар булган 54нче армия сугышчыларының калдыклары ята.

«Любаньга 14 кеше барачак. Аларның күбесе – Казан федераль университетын тәмамлаучылар, – дип сөйләде А. Фатыйхов. – Әлеге экспедициядә без эзләнү өчен De Tech дип аталган яңа җайланманы кулланырга җыенабыз. Ул тирәнлеге ике метрга кадәр җиткән траншея һәм башка объектларда эшләргә ярдәм итәчәк. Әгәр дә барысы да без дигәнчә барып чыкса, 2нче һөҗүм армиясе сугышкан урыннарга разведкага да барырга телибез».

Исегезгә төшерәбез, язгы эзләнү эшләре вакытында КФУның «Кар десанты» отряды белән берлектә җирдән Кызыл Армиянең 130 сугышчысы һәм командирының калдыклары күтәрелгән иде. Өч сугышчының шәхси мәгълүматы ачыкланган.

Отряд төбәкара эзләнү экспедициясендә ел саен катнаша. Ул елга ике тапкыр: язын – 16 апрельдән 19нчы майга кадәр һәм көзен – 11 сентябрьдән 28енә кадәр Ленинград өлкәсе Тосно районы Смердыня авылы янында уза.

Автор: Руфинә Гыймалетдинова, фото: «Кар десанты» СЭОның «ВКонтакте»дагы төркеменнән