Эзләнү эшләре 54 армиянең сугыш урыннарында узды.
Ленинград өлкәсенең Тоснонск районында 10-24 сентябрьдә “Любань” традицион төбәкара эзләнү экспедициясе узды. Анда Казан федераль университетының «Кар десанты» студентлар эзләнү отряды да катнашты.
Эзләнү эшләре барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның күмелмәгән калдыклары яткан 11 урын табылган. Шулай ук стандарт һәм блокада – ике үлем медальоны табылган. Мондый медальоннарда сугышчылар шәхси мәгълүмат язылган кәгазь вкладыш саклаганнар, ләкин отряд командиры һәм КФУны тәмамлаган Айрат Фатыйхов әйтүенчә, алар буш булып чыккан.
Шуңа да карамастан, команда эзләнү нәтиҗәләреннән канәгать калган. Кыенлыкларсыз да булмаган.
“Быел лагерьны тәэмин итү өчен бердәнбер су чыганагы булган Лезна елгасы тулысынча кипте. Катлаулы хәлдән чыгу юлын да шактый оператив хәл иттек – савытлар җыйдык һәм су китерү турында килештек», – диде Айрат Фатыйхов.
Ул шулай ук эзләнү эшләре алып барылган районда беренче эш көнендә төтен булуы турында сөйләде.
“Җирле халык арасыннан кемдер учакны ахыргача сүндермәгән, шуның аркасында торфлы катлам яна башлаган. Әмма отряд көче белән урманны янгыннан саклап калдык – су булмау сәбәпле участокны периметр буйлап камап алдык һәм шуның аркасында утка таралырга ирек бирмәдек “, – дип искә ала “Кар десанты” командиры.
Любань шәһәре янындагы соңгы экспедицияне калдыкларны табуга гына багышлаганнар. Сугышчыларны күтәрү һәм аларның исемнәрен билгеләү эшләрен отряд бу язда ук үткәрергә планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк “Кар десанты” Волгоград янындагы 16 сугышчы калдыгын казып алды. Бүгенгә актив рәвештә аларның шәхесен билгеләү һәм туганнары белән элемтә урнаштыру өчен шәхси әйберләрен тикшерү алып барыла.
Автор: Анна Зинченко, фото: Ирина Кутышева