КФУның IT-лицей махсуслашкан укыту-фәнни үзәге укучылары Skill Up конкурсында җиңү яулады

Бөтенроссия бәйгесе Санкт-Петербургта узды.

Казан федераль университетының IT-лицей махсуслашкан укыту-фәнни үзәге командасы «Химия» юнәлеше буенча Skill Up бөтенроссия проектлар конкурсының йомгаклау этабында җиңеп чыкты. Бәйге Санкт-Петербургта узды. Анда катнашучылар команда проектларын тәкъдим итте.

Skill Up белем бирү интенсивы форматында уза торган инновацион проектлар конкурсы. Ул мәгълүмати технологияләр, математика, физика, химия, биология, география фәннәре буенча уза.

Бәйге алты предмет буенча фәнни-гамәли эшчәнлекне популярлаштыру, шулай ук әлеге тармакларда социаль-икътисади үсешкә теләктәшлек күрсәтү максатыннан да уздырыла. Конкурсны Санкт-Петербург дәүләт университеты Санкт-Петербург балалар һәм яшьләрнең иҗатын һәм фәнни-техник инициативаларын үстерү үзәге («Санкт-Петербург кванториумы») белән берлектә уздыра.

Финал ярышлары барышында катнаша торган командалар партнер компанияләр биргән кейс-биремнәр буенча гамәли проектлар ясауда ярышты.

IT-лицей махсуслашкан укыту-фәнни үзәген дүрт команда тәкъдим итте: «Химия» юнәлеше буенча «Химикатусы» командасы, «Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше буенча Burlem, Core, FourAid  командалары. Аларны бәйгегә остазлары – химия укытучысы Екатерина Массарова һәм өстәмә белем бирү укытучысы Евгений Сазонов әзерләде.

«“Химикатусы” командасын конкурска сигез көн дәвамында – көн саен иртәнге 9дан кичке 7гә кадәр әзерләдек. Укучылар бергәләшеп уртак проект ясады. Шунысын да әйтәсем килә: лицеистлар «Химия» юнәлеше буенча әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашты», – диде Е.Массарова.

Жирәбә вакытында әлеге команда катнашучыларына «Вокзал һәм станцияләрдә пассажирларның логистикасын оештыру һәм камилләштерү» темасы эләккән.

«Әлеге проблеманы укучыларга, химия фәне белән бәйләп, хәл итәргә кирәк иде. Укучылар проблеманы анализлады һәм төнлә 12 сәгать дәвамында яктырта торган люминофордан эшләнелгән күрсәтү билгеләрен кулланырга тәкъдим итте», – дип аңлатты химия укытучысы.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Химикатусы» командасы үз юнәлешендә җиңеп чыкты. Burlem командасы «Иң креатив проект» буларак лауреат, дип табылды, Core командасы – «Иң яхшы гамәли проект» исемен алды. FourAid командасы осталык һәм профессиональлек өчен дипломга лаек булды. Укытучылар сүзләренчә, укучылар өчен җиңү аларның иҗади фикерләрен бөтен ил дәрәҗәсендә тану дигәнне аңлата.

Авторы: Алинә Минневәлиева. фото: spbu.ru