Кинокартина «Картотека. Китапханәләр» циклына керә.
YouTube платформасында Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе турында фильм чыкты. Ул 27-30 октябрьдә төшерелгән иде.
Фильмның режиссеры һәм продюсеры – «Первое документальное кинотоварищество» ҖЧҖ генераль директоры Александр Замыслов, фәнни җитәкчесе – драматург, сценарист, тарих фәннәре кандидаты Владимир Забалуев, сценарий авторы – Елизавета Замыслова.
«Картотека. Китапханәләр» проекты дәвамында КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Россия милли китапханәсе (Санкт-Петербург), Россия дәүләт китапханәсе (Мәскәү) һәм Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе (Мәскәү) турында фильмнар төшерелгән.
«Без әзерлекне алдан, төшерү төркеме килер алдыннан бер ай кала, башладык. Сценаристларга китапханә тарихы белән бәйле төрле сюжетлар тәкъдим иттек. Китапханә үсешенә саллы өлеш керткән төрле шәхесләр – Г.А. Потемкин, көнчыгышны өйрәнгән профессор И.Ф. Готвальд һәм башка галимнәр турында сөйләштек. 15 минутлык фильм дәвамында бөтенесен дә колачлап бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә авторлар Н.И. Лобачевский, Г.И. Мешков һәм Г.А. Потемкин турындагы тарихларга тукталды. Алар уникаль, тарихи китапханәләр турында сөйләргә теләде. Бу яктан бездә иң дәрәҗәле китапханәләрнең берсе», – дип хәбәр итте КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова.
Бу проектка президент гранты тарафыннан ярдәм күрсәтелгән. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире кинокартинаның мөһимлеген искәртә:
«Нәкъ менә хәзер, цифрлы эпохада, күпләр китапханәләрнең вакыты күптән узган, алар яшисен яшәгән, шуңа күрә алар иҗтимагый киңлекләргә, коворкинга, әверелергә тиеш, дип саный. Ләкин без китапханәләрнең зур хәтер фабрикасы икәнлеген онытабыз. Аларда башка беркайда да табып булмаган бихисап материаллар сакланыла. Безнең китапханә фондлар саны буенча Россиядә унынчы урында тора, университет китапханәләре арасында – өченче урында. Безнең хәзинәбезгә булган игътибар, чыннан да, акланылган, дип саныйбыз».
КФУның Фәнни китапханәсе өчен кинопроект циклына керү – зур дәрәҗә.
«Беренче чиратта, бу – Лобачевский, безнең университет мирасы. Ул безгә шушы фондны саклап калырга, аны дәрәҗәле рәвештә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Без режиссер, сценаристлар белән сөйләштек, алар төрле китапханәләрне өйрәнгән, әлеге фильмны төшерү өчен КФУның Фәнни китапханәсен иң кызыклысы, дип тапкан», – дип билгеләп узды.
Искәртеп узыйк, КФУның Фәнни китапханәсе китапханә өчен махсус рәвештә булдырылган бинада 220 елдан артык эшли. Ул князь Г. Потемкин һәм Екатерина II тарафыннан булдырылган. Нәкъ менә биредә гарәп графикасындагы иң зур коллекция сакланыла, ул үз эченә 13 мең кулъязманы ала.
Авторы: Алинә Минневәлиева