Ислам сәнгатендәге сурәтләү традицияләренең үзенчәлеге төрле визуаль чыганаклар нигезендә күрсәтелгән.
Көнчыгыш халыклары сәнгате дәүләт музеенда «Изге урыннар. Мәккә һәм Мәдинә ислам сынлы сәнгать истәлекләрендә» дип аталган күргәзмә уза. Ул Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе катнашында булдырылган.
Мәскәү үзәгендә, Никитский бульварында Казан, Новосибирск һәм Кырым коллекцияләреннән 40тан артык сирәк очрый торган экспонат тупланган. Аларга Көнчыгыш музее һәм Мәрҗани Фонды җыелмаларындагы предметлар да өстәлгән.
«Күргәзмә кураторы – Көнчыгыш музее директоры урынбасары Илья Зайцев, безнең экспонатлар буенча эшне мин алып бардым. Бөтен экспонатларның тасвирламалары тупланган каталог чыгарылган. Безнең кулъязмалар – күргәзмәнең төп экспонатлары. Гомумән алганда, безнең фондлар предметлары күргәзмәнең дүрттән бер өлешен тәшкил итә», – дип сөйләде Медиакоммуникацияләр үзәгенә КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр күргәзмәгә әзерлек эше турында Казан университетына килгәндә Илья Владимирович Зайцев үзе сөйләгән иде.
Ислам сәнгатендә сурәтләү традицияләренең үзенчәлеге һәм Мәккә һәм Мәдинә – изге шәһәрләре образларының чишмә башы төрле визуаль чыганаклар нигезендә күрсәтелгән. Беренче чиратта бу – XV гасырның «Далаил аль-Хайрат» («Шәфкатьлелек дәлиле…») танылган текстына иллюстрацияләр. Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) дан җырлауга багышланган догалар җыелган китап Марокко суфые Әбу Әбдаллаһ Мөхәммәд Сөләйман әл-Джазули тарафыннан язылган.
Аның күпсанлы исемлекләре яхшы билгеле, шуларның икесе – КФУ китапханәсе фондыннан, күргәзмәдә шулай ук тәкъдим ителгән. Бер нөсхәсе оригиналда булса, икенче кулъязманың үзенчәлекле миниатюрасы күргәзмәнең үзәк залын постер буларак бизи.
Ислам дине изге урыннарының традицион образларын җиткерүнең тагын бер төре – Мәккә һәм Мәдинә изге шәһәрләренең план-схемалары яссы проекциядә яки перспективада ясалуы. Әлеге картографик рәсемнәр татар һәм госман шамаилләрен, шулай ук ислам дөньясының төрле почмакларыннан дини плакатлар ясалганда кулланылган. КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсеннән күргәзмәдә мөселман дөньяcының төп мәчетләре рәсемнәренең төрле вариантлары сурәтләнгән 11 татар шамаиле тәкъдим ителгән.
Күргәзмә Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1000-еллыгын бәйрәм итү программасы кысаларында «Ватан тарихы» фонды ярдәме белән берлектә уздырыла.
Күргәзмәдә шулай ук Мәрҗани Фонды, Россия дәүләт китапханәсе, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Дәүләт иҗтимагый фәнни-техник китапханәсе (Новосибирск), Ялта дәүләт тарихи-әдәби музее, Россия тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты фәнни китапханәсе, Д.Г.Бурылин исемендәге Иваново дәүләт тарих-төбәкне өйрәнү музее, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Төзелеш һәм архитектура буенча үзәк фәнни-техник китапханәсе катнаша.
Күргәзмә 17 октябрьгә кадәр Мәскәү, Никитский бульвары, 12а адресы буенча эшләячәк.
Автор: Медиакоммуникацияләр үзәге