Студентларга киңәшләрне Татарстанның алдынгы эш бирүче компанияләре вәкилләре бирде.
Казан федераль университетының әзерлек факультетында «Чит ил студентларының Россиядәге, шул исәптән Россия Федерациясеннән читтәге оешмаларда эш мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында» вебинар узды. Анда 200дән артык чит ил студенты катнашты.
Студентлар белән Татарстанның алдынгы эш бирүче компанияләре вәкилләре очрашты. Алар арасында «Татнефть» ГАҖ, «Алабуга»махсус икътисадый зонасы бар. Семинар турыдан-туры һәм онлайн форматта узды.
Чарада шулай ук КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев, Югары уку йортының тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина, юридик факультет деканының инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Лариса Кириллова һәм башкалар катнашты.
Үзенең сәламләү чыгышында проректор әйтүенчә, чит ил студентларының Россиягә килүенең төп максаты – белем алу, ә хезмәт эшчәнлеге уку процессына берничек тә йогынты ясарга тиеш түгел.
“Студентлар үзләрен стажировкаларда һәм практикаларда сынап карый торган эшкә урнашуның иртә формалары бик мөһим. Бүген без чит ил студентлары белән алар телендә сөйләшәчәкбез – эш бирүчеләр аларга ничек дөрес итеп эшкә урнашырга кирәклеге турында сөйләячәк, юридик факультет вәкилләре норматив-хокукый актлар турында искә төшерәчәк», – дип белдерде Т.Алишев.
Ул шулай ук чит ил студентлары өчен мондый чара элек тә уздырылган иде, дип өстәде. Аның әйтүенчә, студентлар белән мондый очрашулар елына ике мәртәбә планлаштырыла.
Вебинарны HeadHunter маркетинг һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча әйдәп баручы менеджер Ирина Егорова ачты. Ул Россия Федерациясенең хезмәт базарына күзәтү ясады һәм резюме төзү үзенчәлекләре турында сөйләде.
“Сыйфатлы резюме шәхси мәгълүматтан, теләгән вазыйфа һәм бурычлардан, эш тәҗрибәсеннән, белемнән, төп күнекмәләрегездән һәм сыйфатларыгыздан, үткән эш урыныннан тәкъдимнәрдән һәм портфолиодан тора», – диде спикер.
РФдә чит ил гражданнары өчен хезмәт гарантияләре турында Лариса Кириллова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, чит ил гражданнары россиялеләр өчен билгеләнгән барлык гарантияләр һәм компенсацияләрдән тулысынча файдалана ала.
“Иң мөһиме – хезмәт мөнәсәбәтләренә керү моменты. Ә алга таба эш безнең закон нормалары нигезендә барачак. Бездә чит ил кешеләренең өч категориясе бар: вакытлыча килүчеләр, вакытлыча яшәүчеләр һәм даими яшәүчеләр. Һәр категория өчен торуның үз кагыйдәләре һәм аларга безнең ил территориясендә эшләргә рөхсәт итә торган документларның үз исемлеге билгеләнгән», – диде Л.Кириллова.
Шул ук вакытта, юрист әйтүенчә, чит ил хезмәткәрләре өчен федераль закон белән билгеләнә торган чикләүләр дә бар.
“Хезмәт шартнамәсен төзү вакытына килгәндә, чит ил гражданины бирергә тиешле аерым өстәмә документлар бар. Студентлар өчен бу ирекле медицина иминияте полисы, уку турында белешмә һәм башка документлар комплекты», – дип чыгыш ясады спикер.
Семинарда чыгыш ясаучылар арасында – «Татнефть» ГАҖнең персонал белән идарә итү буенча әйдәп баручы белгече Резеда Солтанова да бар иде. Аның доклады чит ил гражданнарын компаниягә эшкә урнаштыру шартларына багышланган иде.
“Чит ил студентын безгә эшкә урнаштыру аның статусына бәйле. Әгәр ул Евразия берлеге студенты икән, әгәр ул үзе укыган югары уку йортында эшли икән, яки ул аккредитацияләнгән программалар буенча белем ала икән, аңа эшләү өчен бернинди махсус рөхсәт кирәкми. Әгәр студент белем алуга бәйле рәвештә вакытлыча яшәүгә рөхсәт ала икән, ул шулай ук хезмәт килешүе төзи һәм гомуми нигездә эшли ала», – дип сөйләде Р.Солтанова.
Чараны КФУның Мәгариф департаменты һәм Тышкы элемтәләр департаменты оештырды.
“Спикерларны тыңлау бик файдалы булды. Мин үзем өчен күп кенә яңа мәгълүмат ачтым, ул киләчәктә миңа һөнәр сайларга, эшчәнлек өлкәсен билгеләргә һәм күңелемә ятышлы эш табарга ярдәм итәчәк», – дип уртаклашты Казахстаннан Идарә, икътисад һәм финанс институтының 2 курсында белем алучы студент Богдан Ткаченко.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова