Быел беренче тапкыр студентлар өчен күчмә спорт-сәламәтләндерү чаралары узды.
Казан федераль университеты студентларының «Сәламәтлек поезды» спорт-савыктыру сәфәрләре башланды.
Вузның чит ил студентлары узган ял көннәрендә КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясе буйлап чаңгы шуа алды.
«Быел КФУ әзерлек факультетының чит ил студентлары һәм белем алучылары өчен 4 һәм 5 февраль көннәрендә – ике тапкыр табигатькә чыгу оештырылган иде. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 90 кеше (югары уку йортыннан аларны озата барган хезмәткәрләр белән бергә) чаңгы шуа башлады, өстәвенә, күпләр беренче тапкыр, – дип сөйли КФУ Тышкы элемтәләр департаментының чит ил гражданнарын адаптацияләү бүлеге белгече Динара Солтан. – “Сәламәтлек поезды”нда Тунис, Кытай, Панама, Индонезия, Таҗикстан, Һиндстан, Шри-Ланка, Иордания, Мисыр һәм башка илләр вәкилләре катнашты. Сәфәргә кадәр иртән без алар белән инструктаж уздырдык, ә аннары бергә автобуста обсерваториягә киттек”.
Әзерлек факультеты тыңлаучысы Мартинес Карденас Амилкар Адольфо Панамадан КФУга укырга килгән. Россиядә ул беренче тапкыр кар күрде һәм беренче тапкыр чаңгыга басты, “Сәламәтлек поезды”нда катнашты.
“Башта чаңгы шуарга өйрәнү бераз кыен иде, ә аннары минем бар да килеп чыкты. Туңдым, чөнки перчаткаларны оныткан идем, ләкин бик кызык һәм күңелле булды. Мин шундый искиткеч урында – КФУның Астрономия обсерваториясендә була алуыма шат. Чаңгы шуганнан соң, без чәй эчтек, өлеш, шафран пирожкилары, круассаннар ашадык. Күп шаярдык, карда аунадык һәм фотога төштек. Кире кайтканда, төрле илләрдән килгән студентлар бергә җырладык Бу бик истә калырлык сәяхәт иде”, – диде Мартинес.
Аның әйтүенчә, Россия – салкын ил булуга карамастан, ул КФУда укуын дәвам итәргә тели һәм юридик факультет магистратурасына укырга керергә планлаштыра.
Яшьләр сәясәте департаменты институтлар, физик тәрбия һәм спорт буенча гомумуниверситет кафедрасы, Юридик факультет, КФУның «Казан юлбарслары» студентлар спорт клубы белән берлектә оештыра торган «Сәламәтлек поезды» сәламәтләндерү чаралары 4 февральдән 25 мартка кадәр узачак.
Автор: Лариса Бусиль , фото Чжао Сяофань