КФУның өч магистранты РФ Президенты грантына ия булды

Алар ай саен 20 мең сум акча алачак.

Казан федераль университетының беренче курста укучы өч магистранты Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.

Грантлар, 1 сентябрьдән башлап, бакалавриат, специалитет, магистратура программаларында уку дәвамында ай саен 20 мең сум күләмендә түләнелә. Ел саен бу грантны алу хокукын дәлилләү таләп ителә.

2021-2022нче уку елында грантларга Артем Апурин (Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты, «Интеллектуаль робототехника» юнәлеше), Артемий Петренко (Яр Чаллы институты, «Мәгълүмати системалар һәм технологияләр» юнәлеше), Екатерина Тухтаева (Халыкара мөнәсәбәтләр институты, «Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика» юнәлеше).

«Мин әлеге грантны алуга шатмын. Хәзер мин «Программа инженерия» белгечлегендә укыйм, мобиль роботлар белән шөгыльләнәм. Магистрлык диссертациям Tiago Base тәгәрмәчле роботның локализациясе белән бәйле. Конкурска мин публикацияләр, электрон исәпләү машинасы өчен программаларны теркәү өчен таныклык, «УМНИК-19» программасы җиңүчесе дипломын тапшырдым», – дип сөйләде Артем Апурин.

Екатерина Тухтаева – киңкырлы кеше. Ул бакалавриатта укыганда, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге чараларда катнашкан, Универсиада авылында Рус-кытай клубы җитәкчесе булган, вуз чараларын оештырган, фәнни эшләр белән уңышлы шөгыльләнгән.

«Мин фәнни җитәкчем, алтаистика һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы мөдире Рөстәм Равил улы Мөхәммәтҗановка рәхмәтлемен. Ул миңа тикшеренүләр өчен кызыклы юнәлеш табарга ярдәм итте, һәрчак киңәшләр бирде. Нәкъ менә ул студентларның «Мин – профессионал» олимпиадасы турында сөйләде. Мин олимпиаданың «Көнчыгышны өйрәнү: Кытайны, Японияне, Кореяне өйрәнү» юнәлеше буенча бронза медалисты булдым. Барлык уңышларым да әлеге грантка ия булырга ярдәм итте, мин моңа чиксез шатмын», – дип сөйләде Е.Тухтаева.

Артемий Петренко үзенең уңыш юлы турында сөйләде.

«Бакалавриатта укыганда мин Cloudflare сервисы белән элемтәдә булу өчен программалар ясадым. Аңа дәүләт теркәлү таныклыклары алынды», – дип хәбәр итте.

Артемий шулай ук Россиядә халык хуҗалыгын үстерү буенча XX бөтенроссия олимпиадасы номинациясендә, Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешендә «Интеллектуаль Россия» XIII бөтенроссия конкурсы номинациясендә җиңгән.

Яшь программачы стипендия ярдәмендә җәй көне Япония яки Норвегиягә сәяхәткә бара алуына өметләнә.

АвторыЛариса Бусиль, фото: Максим Зарецкий