КФУның «Без бергә» балалар бакчасы мөдире итеп Эльвира Садретдинова билгеләнде

Элек ул Казанның 113нче балалар бакчасын җитәкләде.

Казан федераль университетының «Без бергә» аутистик спектрында үзгәрешләр булган сабыйлар өчен балалар бакчасы 2021 елның сентябрендә ачылган иде. Ул булачак укытучылар, аларның квалификациясен үстерү, шулай ук аутистик спектрында үзгәрешләр булган балаларга ярдәм итү буенча федераль мәйданчык булып тора.

КФУның балалар бакчасын булдыру идеясе 2017 елда ректор Илшат Гафуров тарафыннан тәкъдим ителде, инициатива Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хупланылды.

Кичә әлеге вазифага психология фәннәре кандидаты Эльвира Садретдинова билгеләнде, ул моңа кадәр Казан шәһәре Совет районының 113нче номерлы балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Ул КФУда югары белем алган, аның 18 еллык фәнни-педагогик стажы, административ һәм хуҗалык эшендә 7 еллык тәҗрибәсе бар.

«Казан университеты белән мине күп нәрсә бәйли: уку еллары, диссертация яклау, укыту, балалар бакчасына практикага килә торган студентлар. Мөдир вазифасына чакыруны мин зур дулкынлану белән, шул ук вакытта бик теләп кабул иттем. Яңа балалар бакчасы яңа мөмкинлекләр ача: аутистик спектрында үзгәрешләр булган балалар белән ничек дөрес эшләргә кирәклеге турында методология булдыру, балалаларның башкалар белән бер дәрәҗәдә укуы һәм яшәве өчен социализациясенә максималь рәвештә ярдәм итү», – дип сөйләде Э. Садретдинова.

Җитәкче «Без бергә» балалар бакчасының яхшы репутациягә ия булуын, биредә эш процессы җайга салынуын, коллективтагы профессиональ хезмәткәрләр эшләвен ассызыклады.

«Балалар бакчасы аутистик спектрында үзгәрешләр булган балаларны озатып бау моделен тормышка ашыра. Проектның уникальлеге әлеге балалар бакчасына мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждениеләр белән идарә итү практикасы булган кешене билгеләүгә этәрде», – дип билгеләде КФУ Психология һәм белем бирү институты директоры Айдар Кәлимуллин.

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы аутистик спектрында үзгәрешләр булган балаларга мәктәпкәчә белем бирүнең адаптив төп белем бирү программасын булдыра һәм гамәлгә ашыра. Бу исә баланы төрле яклап үстерү өчен алдынгы технологияләрнең, тикшеренүләрнең киң спектрын кулланырга мөмкинлек бирә.

Балалар бакчасының кураторы булып, элек шушы учреждениенең мөдире булып эшләгән, Психология һәм белем бирү институтының махсус белем бирү психологиясе һәм педагогикасы кафедрасы доценты  Ирина Нигъмәтуллина калган.

«Психология һәм белем бирү инситутында аутистик спектрында үзгәрешләр булган балаларга комплекс ярдәм күрсәтү өчен модель булдыру эше дәвам итәчәк. Тикшеренүчеләр командасы үзенчәлекләре булган балаларда социализация һәм фаразлау (аларның җәмгыятьтәге интеграциясе никадәр уңышлы узачагы) юнәлешендә авырлыкларны иртә ачыклау өчен диагностик инструментарий булдыру буенча эш алып бара. Уйлап табылган модель КФУ балалар бакчасында практик рәвештә кулланылачак», – дип искә төшерде И. Нигъмәтуллина.

Авторы: Галина Хәсәнова