КФУның 7 нче тулай торагында гомуми кулланылыштагы урыннарны төзекләндерделәр

Идарә, икътисад һәм финанс институты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларының яшәү шартлары яхшыртылды. 

Казан федераль университетының Бутлеров ур., 6 адресы буенча урнашкан 7 нче номерлы тулай торагында гомуми кулланылыштагы урыннарны ремонтлау эшләре төгәлләнде.

Биредә Идарә, икътисад һәм финанс институты һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары һәм магистрантлары яши. Барлыгы 461 кеше.

“Университет җитәкчелеге вәгъдә иткәнчә, КФУда укучыларның тулай торакларда яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр дәвам итә. 3 нче тулай торакта (Г. Кутуй ур., 2) элек башкарылган ремонт эшләренә, шулай ук быел сатып алынган җиһазларга өстәп, 7 нче номерлы тулай торакта 10 миллион сумнан артык суммага ремонт эшләре башкарылды: 1, 4, 5, 6, 7, 8, 9 каттагы коридорларда идән плиткасы алмаштырылган, диварлар штукатурланган һәм буялган. Барлык тулай торак буенча баскыч мәйданчыкларында җылыту радиаторлары буялган, идән плиткасы алмаштырылган, диварлар буялган һәм штукатурланган. Җәйге чорда без түбәне ремонтларга планлаштырабыз, – дип сөйли КФУның студентлар шәһәрчеге директоры Радик Николаев. – 2018 елда бу тулай торакта кухня норматив халәтенә китерелде, шулай ук агач тәрәзәләр пластикка алыштырылды. 2016 елда биредә санузел ремонтланды: душ поддоннары, раковиналар, унитазлар, шулай ук барлык сантехник җайланмалар алыштырылды. Комплекслы капиталь ремонтка без тулай торакны озакка яба алмыйбыз, шуңа күрә, кирәкле эшләрне студентларны күчермичә башкарырга туры килә».

Радик Юрьевич билгеләп үткәнчә, ремонт дәүләт контракты нигезендә конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнгән подрядчы оешма тарафыннан башкарылган.

«Мин бу тулай торакта өч ел элек яшәдем һәм ул күпкә яхшырды дип әйтә алам, – ди Ташкенттан (Үзбәкстан) Идарә, икътисад һәм финанс институтының 2 нче курс магистранты Александр Кириллов. – Болдыр алмаштырылганга мин бик шат. Бүлмәләрдә яңа җиһазлар барлыкка килде. Бездә хәзер заманча өстәлләр, тумбочкалар, киштәләр. Иске тәрәзәләр пластикка алмаштырылганга, җылы булды. Моннан тыш, күптән түгел идәндә плитканы алмаштырдылар һәм коридорларны матур яшел төскә буялдылар».

Ташкенттан Идарә, икътисад һәм финанс институтының 4 курс студенты Абдулла Суфиханов та яңартылган тулай торак ошавын әйтте.

“Ремонттан соң монда яхшырак. Диварларны буядылар, коридорларда идән плиткаларын алыштырдылар. Биредә яшәү шартлары яхшы, кирәкле бөтен нәрсә дә бар, – диде ул. – Тулай торакның зур плюсы шунда ки, ул шәһәр үзәгендә, уку бинасы янында урнашкан. Вакытны юлга әрәм итәргә кирәкми. Моңа кадәр КФУның башка тулай торакларында яшәгән идем, әмма бу корпус миңа күбрәк ошый».

Автор: Лариса Бусиль, фото: Юлия Акмурзина