Вузның педагогик студент отрядлары вәкилләре Татарстан һәм Краснодар крае балалар лагерьларында мәктәп укучыларының ялын оештырды.
Казан федераль университетының 150дән артык студенты бу җәйне Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае балалар сәламәтләндерү лагерьларында әйдаман, өлкән әйдаман һәм педагог-оештыручы булып эшләгән.
КФУның Студент отрядлары штабында студентларның 5 педагогик отряды эшләп килә. Шуларның өчесе – «Тайгер», «Сапфир» һәм «Фрактал» бу җәйне Краснодар крае балалар лагерьларында, ә икесе – «Сириус» һәм «Калейдоскоп» Татарстан Республикасында балалар ялын оештырган.
Студентларның “Тайгер” педагогик отряды Кара диңгез буендагы “Жемчужина России” балалар санатория-сәламәтләндерү комплексында эшләгән. Комплексның территориясе зур һәм берничә корпусы бар: «Приморский», «Сокол», «Солнечный», «Космос», аларның һәрберсендә сменага 1200 бала ял иткән. Казан студентларыннан тыш лагерьда Россиянең башка төбәкләреннән – Карелия, Калмыкия Республикаларыннан, Әстерханнан, Волгоградтан, Санкт-Петербургтан һәм Омсктан студент отрядлары вәкилләре дә эшли.
“Смена минем өчен истә калырлык булды. Миңа үземне яңа яктан ачарга, үземне яхшырак бәяләргә һәм шулай ук бөтен Россиядән күп кешеләр белән танышырга мөмкинлек туды. Лагерьда эшләү кызык иде. Һәр көн яңа кичерешләр бүләк итте. Мин сәнгать җитәкчесе вазифасында идем. Төп бурычым – төрле тематикадагы чаралар оештыру булды. Лагерьда иң зур һәм истә калырлык чаралардан “Ну-ка все вместе” һәм Street dance fest талантлар фестивальләрен атарга мөмкин. Аларда катнашып, һәр бала үз талантын һәм мөмкинлекләрен күрсәтә алды,” – дип сөйләде КФУ Студентлар отряды штабы комиссары, “Тайгер” студент педагогик отряды катнашучысы, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студенты Гөлназ Гаялова.
Студентларның «Сириус» педагогик отряды Татарстан Республикасының Лениногорск районында урнашкан “Ландыш” балалар сәламәтләндерү лагерында эшләгән. Лагерьдагы өстенлекле юнәлеш – экология. Әйдаманнар балалар белән бергә экологик проектларда катнашалар, яңа экологик эшләнмәләр белән танышалар, оранжереяларда һәм контакт зоопаркларда булалар. Лагерьда Татарстанның төрле шәһәрләреннән – Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Бөгелмәдән, Лениногорсктан балалар ял итә. “Ландыш”та әйдаман балаларга остаз гына түгел, чараларны оештыручы да. Смена дәвамында студентлар лагерьның олы сәхнәсендә үз иҗади потенциалларын ача алган.
«Фрактал» студент педагогик отряды Новороссийск шәһәрендәге Panda Camp балалар сәламәтләндерү лагеренда эшли. Әйдаманнар тарафыннан лагерьда Rock Fest, Street Dance, Met Gala кебек матур чаралар үткәрелә. КФУ отряды белән беррәттән лагерьда А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының “Искра” һәм КФУның Яр Чаллы институтыннан “Атмосфера” студент педагогик отрядлары да эшли.
“Сапфир” студент педагогик отряды Краснодар краендагы «Морская звезда» балалар сәламәтләндерү комплексында эшли. Лагерьда тематик «В ритме героя», «В ритме фэнтези», «В ритме кино», «В ритме движения» сменалары оештырылган була. Шулай ук 16-17 яшьлек мәктәп укучылары белән профориентацион һәм белем бирү эшенә багышланган «После-завтра» профильле сменасы һәMobyFest – мобиль кино һәм медиатехнологияләр халыкара фестивале үткәрелә. Студентлар Коми Республикасыннан, Мәскәү өлкәсеннән, Түбән Новгородтан, Алтай Республикасыннан һәм шулай ук Донецк Халык Республикасыннан һәм Луганск Халык Республикасыннан ял итәргә килгән балалар белән эшлиләр.
Студентларның «Калейдоскоп» педагогик отряды үз җәен «Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексының «Солнечный» сәламәтләндерү лагеренда үткәрә. Сменага лагерьда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 800дән артык бала ял итә. Лагерьдагы һәр сменаның билгеле бер тематикасы була. Иң истә кала торганы «Шаг вперед. Последний сезон» бию сменасы була. Смена дәвамында профессиональ хореографлардан осталык дәресләре, шулай ук һәр бала катнашып остаз-хореографка эләгә ала торган «Танцы» лагерь проекты үтә.
Эше турында үз тәэсирләре белән «Калейдоскоп»студентлар педагогик отряды командиры, Идарә, икътисад һәм финанслар институы студенты Ксения Корнеева бүлеште.
“Инде икенче тапкыр отряд командиры булып эшлим. Безнең лагерьның үз энергетикасы һәм атмосферасы бар, шуңа күрә һәр елны эшләргә без нәкъ менә монда кайтабыз. Быел җәй кабат монда килергә һәм төрле өлкәләрдә эшләү тәҗрибәсе алырга шат идем”, – дип сөйләде ул.
КФУ педагогик отрядларының хезмәт җәе тәмамлануга карамастан, алга таба аларны уку гына түгел, актив студент тормышы һәм КФУ Студентлар отряды штабы тарафыннан оештырылган бик күп чаралар көтә.
Автор: КФУның Яшьләр сәясәте буенча департамены, фото КФУның Студент отрядлары штабы архивыннан