Абитуриентлар ике профиль – “Яңа милли медиа” һәм “Мультимедияле журналистика” буенча имтихан тапшыра.
Казан федераль университетында эчке кереш сынаулар дәвам итә. КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә иҗат юнәлеше сынаулары уза.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты Роман Баканов әйтүенчә, бүген, 20 июльдә, абитуриентлар ике профильдә – “Яңа милли медиа” (укыту татар телендә алып барыла) һәм “Мультимедияле журналистика” (укыту рус телендә алып барыла) – журналистика буенча имтихан тапшыра.
“Бүген имтиханны 100 гә якын кеше тапшыра. Имтихан дистанцион рәвештә дә узачак, аны шулай ук 100гә якын абитуриент тапшыра. Сүз көндезге бүлеккә укырга керергә җыенучылар турында бара. Резерв көн – 25 июль, – диде ул. – Читтән торып уку бүлегенә укырга керү сынаулары 1 августта булачак».
Имтихан язма рәвештә, ике сәгать дәвам итә. Ул ике этапта уза: беренчесе – бирелгән тема буенча эссе (абитуриент теманы ачарга, үз карашын, аргументларын күрсәтергә, йомгак ясарга тиеш); икенчесе – тест. Эссе өчен максималь 40, тест өчен – 60 балл алырга мөмкин.
“10 нчы сыйныфта ук мин журналистика белән шөгыльләнә башладым, миңа бу өлкә бик ошады. 11 нче сыйныфта мин яшь журналистларның “Алтын каләм” республика фестиваленә бардым, анда Гран-при иясе булдым, – дип сөйләде Яшел Үзәннән кеилгән абитуриент Софья Волостнова. Мин имтиханга әзер».
Сүз уңаеннан, Софья Mediana журналистика мәктәбен тәмамлаган (Яшел Үзән шәһәре).
Искәртәбез, Казан университетында эчке кереш сынаулар 15 июльдә башланды. 19 июльдә Дизайн һәм киңлек сәнгате институты абитуриентлары өчен “Рәсем” юнәлеше буенча имтихан булды.
Иртәгә, 21 июльдә, керү сынаулары чит тел, программа нигезләре, механика һәм электр техникасы нигезләре буенча узачак.
Имтиханда абитуриент алган баллар Казан университеты сайтында аның шәхси кабинетында урнаштырылачак.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото автора