“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында форумга багышланган матбугат конференциясе узды.
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында «Үзгәрүчән дөньяда Россия һәм Кытай» III Халыкара форумы старт алды. Ул 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Форум кысаларында «Россия – Кытай: тарих һәм мәдәният» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе; «XXI гасырда кытай телен укытуның актуаль мәсьәләләре» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе; «Россия – Кытай: тарих һәм заман» фәнни эшләр буенча II Халыкара студентлар онлайн-конкурсы узачак.
Форумда Россия, Кытай һәм башка илләр фән вәкилләре РФ һәм КХР хезмәттәшлеге проблемалары буенча фикер алышу гына түгел, ә фән һәм мәгариф өлкәсендә халыкара элемтәләрне торгызуда һәм ныгытуда көчләрне берләштерергә дә мөмкин. Быел форум Россия-Кытай дуслыгы җәмгыятенең 65 еллыгына һәм КФУда Конфуций институты ачылуга 15 ел тулуга багышланган.
“Казан тикмәгә генә бу чараларны үткәрү үзәгенә әйләнмәде. Нәкъ менә Император Казан университетында Россиядә Кытайны өйрәнү барлыкка килә. Кытай әдәбиятының беренче кафедрасы монда ачылган, ә Европада без икенче булдык. Һәм XIX гасырдан башлап югары уку йортында шәрыкны өйрәнү фәне уңышлы үсеш ала”, – диде Халыкара мөнәсәбәтләр һәм шәрыкны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина.
КФУ мәйданчыгында шундый чаралар оештыруга Татарстан-Кытай икътисади багланышларының уңышлы үсеш алуы да алшартларның берсе булды. Фәнни тикшеренүләр үткәрмичә, кадрлар әзерләмичә бу мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкин булмас иде.
“Халыкара мөнәсәбәтләр институты шәрыкны өйрәнү, халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгечләрне генә әзерләми, ә икенче ел рәттән тышкы икътисади эшчәнлек кысаларында “Икътисад” юнәлеше буенча белем алучы студентларны кабул итә. Бу студентларның барысы да кытай телен өйрәнәләр», – диде Э.Хәбибуллина.
Шул ук вакытта әзерлекнең төрле юнәлешләрендә Кытай телен генә түгел, ә Кытайның тарихын, икътисадын, мәдәниятен дә укыту алып барыла. Халыкара мөнәсәбәтләр институты халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгечләрне, булачак дипломатларны әзерли. Укуны тәмамлаучылар төрле халыкара оешмаларга һәм компанияләргә, шул исәптән Кытайда да уңышлы эшкә урнаша.
Казан университетында Россия-Кытай дуслыгы җәмгыятенең төбәк бүлеге ачылу форумның әһәмиятле вакыйгасы булачак.
“Бу җәмгыять бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләрендә халык дипломатиясе лидеры булып санала”, – дип сөйләде РФА Ерак Көнчыгыш институтының Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен өйрәнү һәм фаразлау үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, Россия-Кытай дуслыгы җәмгыятенең Үзәк идарәсе рәисенең беренче урынбасары Галина Куликова.
Шуны да билгеләп үтү мөһим, форум программасына керүче һәм инде традициягә әйләнгән чараларны үткәрүнең инициаторы булып 15 ел элек ачылган КФУ Конфуций институты тора, диде КФУның Россия ягыннан Конфуций институты директоры Әлфия Аликберова.
«Күрәбез, безнең тырышлык бушка китмәде: катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя, анда докладлар белән чыгыш ясаучы һәм дискуссияләрдә катнашучы спикерлар, экспертлар, аналитиклар саны арта бара», – диде Ә.Аликберова.
Конфуций Институтының төп бурычлары арасында фәнни эшчәнлек алып бару гына түгел, ә кешеләрне кытай теле һәм мәдәнияте белән таныштыру да.
«Кытай теле студентлар арасында гына түгел, мәктәп укучылары арасында да популярлаша бара: беренче чит тел буларак кытай теле өйрәнелә торган мәктәпләр ачыла. Кытай теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы үткәрелә, Кытай теленнән БДИ бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Болар барысы да без өйрәнә торган илнең теле, мәдәнияте һәм тарихы белән алга таба танышуны таләп итә”, – дип саный Әлфия Аликберова.
Өйрәнелә торган ил дөньясына үтемле һәм нәтиҗәле үткәрүчеләрнең берсе булып матур әдәбият тора. Шул максаттан 2018 елда Конфуций институты безнең заманның танылган кытай язучысы Хан Шаогун әсәрләрен тәрҗемә итү проектын эшләтеп җибәрде (форум барышында да шулай ук аның рус теленә халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары тарафыннан беренче тапкыр тәрҗемә ителгән хикәяләр җыентыгын тәкъдир итү булачак), шулай ук язучының шәхси биографы Ляо Шуу язган биографиясен тәкъдим итү булачак. Тәкъдир итү Хань Шаогун һәм Ляо Шуу шәхсән үзләре онлайн, шулай ук кытай заманча кытай әдәбиятын өйрәнүчеләр катнашында узачак.
Авторы: Алинә Искәндәрова, КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Инна Басырова