Читтән торып катнашу этабында Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән 600 дән артык егет һәм кыз катнашкан.
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Чара татар мәдәниятен һәм телен таратуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Яшь талантлар үзләре турында белдерү һәм иҗатлары белән уртаклашу мөмкинлеге алдылар. Конкурс дүрт номинация буенча узды: «Яшь шагыйрь», «Яшь драматург», «Яшь прозаик» һәм «Яшь журналист».
Конкурсның февральдән мартка кадәр барган читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән 680 егет һәм кыз катнашкан.
“Апрель вакыйгаларга бай. Безнең институтта көн саен диярлек бик әһәмиятле һәм кызыклы чаралар уза. Быел Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә “Милли хәзинә” конкурсы оештырылды һәм уздырылды. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясалды. Ә бүген без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге белән бергә “Илһам” конкурсы нәтиҗәләрен халыкка чыгарачакбыз. Шунысы куанычлы, география һәм чарада катнашучылар саны арта. Сез безнең мәдәниятебезнең, әдәбиятыбызның киләчәген булдырасыз. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз”, – диде залдагыларга мөрәҗәгать итеп, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Мартта Чистайда, Арчада, Казанда, Яр Чаллыда һәм Мөслимдә узган турыдан-туры катнашу этабында жюри беренче турда җиңгән 300 катнашучының эшен караган.
“Безнең һәрберебезнең нинди дә булса вакыйга турында якты истәлекләре бар. Бүгенге чара сезнең өчен шундый бәхетле мизгел булачак», – дип җиңүчеләрне котлады Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова.
Узган ел нәтиҗәләре күп кенә укучыларны һәм студентларны быел үз көчләрен сынап карарга рухландырган.
“Мин бу әдәби ярышта инде дүртенче тапкыр катнашам. Быел “Яшь журналист”номинациясендә өченче урынны алдым. Кешеләр турында язарга һәм башкалар белән мәгълүмат уртаклашырга яратам. Үз материалымны филолог Флүн Мусинга багышладым”, – дип уртаклашты Татарстанның Мөслим районы Күбәк мәктәбе укучысы Әдилә Низамова.
Катнашучылар өчен төрле әдәби жанрларда танылган шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар һәм журналистларның мастер-класслары оештырылды.
“Мин “Яшь шагыйрь” номинациясендә катнаштым һәм беренче урынны яуладым. Миңа язу бик ошый. Әни шигырьләр яза, һәм иҗатка мәхәббәт аңардан күчте. Минем эшем Ватанга мәхәббәт һәм сугыш темасына багышланган. Мондый конкурсларда катнашып, мин дөрес юнәлештә баруымны аңлыйм”, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Азалия Мөхәрләмова.
Гран-при Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйлә Нуриевага бирелде. Аңа диплом һәм акчалата бүләк тапшырдылар.
Авторы: Анастасия Дехерт, Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Анастасия Дехерт