КФУда яңа гына эшли башлаган кураторларны укыттылар

Яшьләр сәясәте департаменты оештырган Яшь куратор мәктәбендә 40тан артык кеше катнашты.

Казан федераль университетында академик төркемнең яшь кураторы мәктәбе узды, анда югары уку йортының 40 тан артык укытучысы катнашты.

КФУның Яшьләр сәясәте департаменты оештырган чара башланганда департамент директоры Юлия Виноградова академик төркемнәр кураторлары эше турында сөйләде. Ул мәктәптә катнашучыларга  студентлар белән коммуникацияне ничек төзергә һәм ничек итеп  мәгълүмати эш алып барырга кирәклеген аңлатты.

Чыгышы барышында Юлия Владимировна КФУда башка шәһәрдән һәм чит илдән студентларның күп укуын әйтте. Читтән килүчеләр өчен тормышның яңа шартларына җайлашу аеруча катлаулы була. Кураторларның төп бурычы – студентларга кирәкле мәгълүмат бирү, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү, аларның потенциалын ачарга ярдәм итәчәк мәдәни-спорт эшчәнлегенә җәлеп итү.

Ю.Виноградова шулай ук студентларга үзүсеш траекториясен төзергә ярдәм итү мөһим икәнлеге турында әйтте.

“Без остазга зур игътибар бирәбез, чөнки студентның уңышы аның белән янәшәдә кем булуына аерылгысыз бәйле икәнен аңлыйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә безнең өчен кураторлар, проект җитәкчеләре белән эшләү мөһим», – диде ул.

Яшьләр сәясәте департаментының иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мәрдәнова  академик төркемнең яшь кураторларына Яшьләр сәясәте департаментының нинди оештыру-мәгълүмати ярдәм күрсәтүе турында сөйләде.

Студентлар яшенең үзенчәлекләре, иҗади һәм лидерлык потенциалын ачу һәм студентларны вузда уку шартларына яраклаштыруга юнәлдерелгән чаралар турында кураторларга департаментның медик-профилактик һәм психологик ярдәм эшен оештыру бүлеге өлкән психологы Эльвира Воробьева сөйләде.

Яшь куратор мәктәбендә катнашучыларына үз эш тәҗрибәсе белән КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институтының конструктив-дизайнер проектлау кафедрасы укытучысы, «2021-22 уку елында КФУның иң яхшы академик төркеме» конкурсының «Академик төркемнең иң яхшы кураторы» (институтларның кече төркемендә) номинациясендә  җиңүче Мария Лушпаева уртаклашты.

Шуннан соң яңа эшли башлаган кураторлар ситуацион кейсларны хәл итүдә практика үттеләр.

“Мәктәпнең максаты – укытучыга студентлар белән эшне оештыруда ярдәм итү, кураторның эше ничек төзелгән булуын сөйләү. Бу мәктәп кысаларында без социаль ярдәм күрсәтү, тулай торакта урын бирү, студентларның төрле проектларда катнашуы буенча бездә булган мөмкинлекләрне күрсәтергә тырыштык, – дип сөйләде КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Ю.Виноградова.

КФУның Яшьләр сәясәте департаменты директоры әйтүенчә, хәзер студентларда психологик ярдәмгә ихтыяҗ булу сәбәпле, кураторлар өчен мәктәп кысаларында департамент психологы дәрес үткәргән.

“Психолог департамент тарафыннан нинди төр психологик ярдәм күрсәтелергә мөмкин булуы турында сөйләде. Бу төркем студентлары өчен тренинглар оештыру һәм үткәрү дә (командага берләшү, лидерлык сыйфатларын ачыклау, иҗади потенциалны ачу), “Паникасыз һәм стресссыз имтихан” тренингы да, психологик консультацияләр һәм ышаныч телефоны. Бездә төрле проектлар һәм психологик остаханәләр бар”, – дип санап үтте Юлия Виноградова.

Ахырда ул департамент “Психологик клиника” Күмәк куллану үзәге белән берлектә озак еллар куратор булып эшләүчеләр өчен квалификация күтәрү курслары үткәрүен әйтте.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Алиса Черкасова