Казан университеты Татарстан турында кинокартинада тәкъдим ителәчәк.
Казан федераль университеты территориясендә Валдис Пельшның «Татарстан. Дорогами открытий» документаль фильмының беренче өлеше төшерелде. Кинокартинаның премьерасы Беренче каналда булачак.
Танылган телевидение алып баручысы, шоумен Татарстанның туристик потенциалы турында яңа телевизион проект гамәлгә ашыра. Валдис Пельш республиканың матур урыннарын күрсәтергә, бай тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте һәм ашлары, әлбәттә инде, татарстанлылар турында сөйләргә ниятли.
КФУның төп бинасы фонында танылган Казан университетын тәмамлаган кешеләр турында сөйләнә торган эпизод төшерелде.
“Владимир Ульянов-Ленинның Казан Император университеты студенты булуын бөтен кеше белә, ләкин абыйлы-энеле Толстойларның тарихын бик аз беләләр, алар да биредә укыган. Ә Лев Толстой университетны тәмамламаган да. Миңа калса, бу безнең тамашачылар өчен кызыклы мәгълүмат булачак “, – диде алып баручы.
Шулай ук төшерү эшләре Казанның һәм Татарстанның башка әһәмиятле урыннарында да узачак.
“Без «Татарстан. Дорогами открытий» фильмы Россия халкы һәм, бәлки, Татарстан, Казан халкы өчен дә ниндидер ачыш булуын телибез. Иң кызыклы фактларны табарга тырышырбыз», – дип сөйләде В.Пельш.
“Яктырасы тема белән мөмкин кадәр күбрәк кызыксынырга кирәк. Синең ни сөйләгәнеңне аңлап бетермичә, килеп текстны укырга ярамый. Мисал өчен, Антарктида турында фильм төшерү өчен, без 50 көнлек экспедиция оештырдык, Антарктида ачылуын, полюска таба узышның “Беллинсгаузен” станциясенә барып җитү генә түгел, матур фонда текстлар уку һәм очып китү икәнен тояр өчен. “Яхшы киноны син темаңны белгәндә генгда булганда гына төшерергә мөмкин”, – диде В.Пельш.