КФУда һәвәскәр һәм һөнәри подкастинг турында сөйләделәр

Россиядә һәм чит илдә заманча медиамохитнең иң трендлы төрләренең берсе үсеше турындагы лекцияне Галина Арсентьева укыды.

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең (ВШЖиМК) шоу-румында телевизион тапшырулар  һәм цифрлы коммуникацияләр кафедрасы доценты Галина Арсентьева “Подкастинг любительский и профессиональный” дигән ачык лекция укыды.

Аның әйтүенчә, подкастингның ничек барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләгәндә, бу терминны беренче булып 2004 елда “Гардиан” газетасы журналисты Бен Хамерси “Звуковая революция” материалында кулланган.

Тавыш яки видеофайл-подкастларның барлыкка килү һәм таралу процессын билгеләүче подкастинг сүзе инглизчә podcasting, iPod һәм з broadcasting яки personal on demand broadcasting – бөтен җирдә тыңлап була дигән сүздән килеп чыккан.

Г. Арсентьева подкастларның үсеш динамикасына игътибар итте. Спикер сүзләренчә, 2004 елның сентябрендә Google “подкастлар” соравына 24 сылтама биргән, 2023 елда – 5 миллиард.

“Биш миллиард подкаст профессионаллар тарафыннан эшләнгәнме? – дип яңгырады спикерның риторик соравы. – Әлбәттә, юк. Подкастингта һәвәскәрлек белән профессиональлек арасында чик кайда?”

Һәвәскәр ничек итеп профессионалга әверелә алуы турында лектор Санкт-Петербургта туган, ә хәзер Лондонда яшәүче Кристина Вазовски мисалында сөйләде. 2018 елда “Это провал” подкастын эшләтеп җибәреп, ул инде 2019 елда Forbesның   “30дан 30 га кадәр” исемлегенә керде. Бүген Кристинаның подкаст-студиясе бар, ул үзе подкастерларны өйрәтә.

“Безнең илдә подкастингны башланган кеше – Василий Стрельников. Ул подкастингка киткән танылган радиожурналист “, – дип хәбәр итте ВШЖиМК доценты һәм аның эш стиленең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Татарстанда подкастинг бик тиз үсә. Хәзер күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларының да подкастлары бар, диде Галина Леонидовна һәм берничә мисал китерде.

“Бездә Казан университеты тарихы музее подкасты бар. Анда барлыгы 39 эпизод, 1,5 мең язылучы. Хронометраж – 40 минутка кадәр. Академик темалар “, – диде лектор һәм музейчылар тавыш белән кызыклы алым кулланалар, дип өстәде.

Бу подкастлар “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Казан университеты музейлары” төркемендә  урнаштырыла. Аларның күбесенең нигезендә – югары уку йорты тарихы буенча тикшеренүләр, шулай ук музей фондларында саклана торган материаллар.

Аннары лектор подкастларның төрле жанрлары турында сөйләде, алар арасында – сөйләшү тамашасы, катнаш, фикшн, нон-фикшн, дискуссия, интервью, соло-подкаст, нарратив бар.

“Нарратив – иң катлаулы жанр, һәвәскәрләр, гадәттә, сөйләшү тамашалары жанрын куллана, ә профессионаллар, кагыйдә буларак, нарратив подкастка туктала”, – диде ул.

Арсентьева фикеренчә, подкстингта  барысы да диярлек һәвәсәрләр, чөнки бу яңа күренеш.

“Хәтта подкастингка килгән профессиональ радиожурналист та, тавышы куелган булса да,, микрофон алдында ничек итеп утырырга, нинди көйләр сайларга кирәклеген белсә дә, беренче чиратта, һәвәскәр, – дип саный КФУ доценты. – Подкастингта профессионаллар подкастлар ярдәмендә акча эшләүчеләр, алар өчен подкаст – төп керем. Әгәр сезнең подкаст ничек кенә булса да монетизацияләнә икән, сез үзегезне профессионал һәм аудиториягезне таптыгыз дип әйтә аласыз”.

Залдан яңгыраган подкастингта профессионалларга нәрсә табыш китерә дигән сорауга ВШЖиМК укытучысы реклама һәм донатлар дип җавап бирде.

Спикер фикеренчә, студент подкастлары кайвакыт профессионалларныкына караганда “бер башка югарырак” була, иң мөһиме – теманы дөрес сайларга.

“Сезнең кызыклы идеягез, кызыклы кунаклар, подкаст драматургиясе һәм һичшиксез тавышның югары сыйфаты булырга тиеш”, – дип теләде ул чыгышын тәмамлап, үз подкастларын булдыру теләге белән янганнарга.

Чарадан соң КФУның ВШЖиМК өченче курс студенты Анастасия Золотухина лекциянең аңа бик файдалы булуын әйтте, чөнки ул подкастлар темасына тулысынча чумарга мөмкинлек бирде.

“Мин “Мультимедияле журналистика” юнәлешендә укыйм, һәм бу тема минем өчен яңа түгел иде, – дип уртаклашты кыз. – Әмма булган белемнәрне системага салу бик тә кирәк. Галина Леонидовна кыска формада, подкастлар ясый башлау өчен кирәкле бөтен мәгълүматны бирде. Безнең планнарда – КФУда белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ничек яшәүләре турында подкаст эшләтеп җибәрү”.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Алиса Черкасова