Анда Европа фотографларының эшләре, төрле илләрдән килгән хатлар, борынгы юл күрсәткечләре, шулай ук югары уку йорты хезмәткәрләре тарафыннан сәяхәтләрдән алып кайткан төрле әйберләр тәкъдим ителгән.
Н.И. Лобачевский музеенда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм вуз музейлары хезмәткәрләре әзерләгән «Урта диңгез буйлап» экспозициясе ачылды.
“Урта диңгез буе – ул чын мәгънәсендә уникаль географик һәм тарихи киңлек, ул кешелек дөньясына билгеле булган күп кенә цивилизацияләрнең бишеге. Биредә дөньяның төп диннәре – христиан, мөселман, иудаизм вәкилләре яши. Күргәзмәдә фәнни максат белән Урта диңгез төбәгенә киткән тикшеренүчеләрнең юлы тәкъдим ителгән”, – диде күргәзмәне ачу тантанасында КФУ музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова.
Ул билгеләп үткәнчә, экспозициядә танылган инглиз, итальян, француз, швейцария фотографлары истәлекле урыннарны җентекләп тасвирлаган 20дән артык фото күрергә мөмкин. Күргәзмәдә Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларында сакланган XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы альбомнарыннан фотографияләрнең күчермәләре генә түгел, ә чын альбомнар һәм фотографияләр дә тәкъдим ителгән.
“Без кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә безнең университетта ХIХ гасыр – ХХ гасыр башында төшерелгән фотосурәтләр белән альбомнар юкмы дип мөрәҗәгать иткәндә, мондый альбомнарның күп булуы ачыкланды. Без Урта диңгез буйлары темасын ачарга мөмкинлек бирә торганнарын сайладык», – диде Светлана Анатольевна.
Фотосурәтләрдә шәһәрләр, археологик хәрабәләр, урам күренешләре һәм башка бик күп нәрсәләр сурәтләнгән. Экспозиция фотосурәтләре белән беррәттән экспедицияләрдән галимнәр алып кайткан бик күп кызыклы табышлар – керамик предметлар, үсемлек җимешләре, хайван карачкылары, китаплар һәм башка бик күп нәрсәләр урнаштырылган. Моннан тыш, күргәзмә шул заман сәяхәтчеләренең атрибутлары белән таныштыра: биредә XIX гасыр ахыры чит ил паспортын, чемодан, компас, төрле карталарны һәм юл күрсәткечләрен күрергә мөмкин.
“Һәр китапханәче китапларның күргәзмәдә тәкъдим ителүе, үз укучысын табуы турында хыяллана. Кайчандыр мин Европа илләре буенча зур булмаган юл күрсәткечләре коллекциясен җыйдым. Светлана Анатольевна күргәзмәдә безнең китапханәдәге фотография альбомнарын гына түгел, башка кызыклы документлар да тәкъдим ителсен дигәч, мин бу юл күрсәткечләре турында искә төшердем, – дип сөйли Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге баш китапханәчесе Надежда Пазина. – Шунысын билгеләп үтәсем килә, күргәзмәдә бу китаплар “терелде”, алар китапханәдәгегә караганда бөтенләй башкача кабул ителә. Шулай ук альбомнардагы фотосурәтләр белән дә шулай булган. Алар сканлаштырылган һәм экспозициядә һәрберсе аерым урнаштырылган. Бик яхшы күргәзмә килеп чыкты. Мин аны оештыручыларга рәхмәтле. Бу матур вакыйга өчен зур рәхмәт әйтәсем килә”.
КФУның Яшьләр сәясәте департаменты хезмәткәре Наталья Шилова әле моңарчы күргәне булмаган күргәзмәдә була алуыннан канәгать.
“Минем беркайчан да Урта диңгезгә багышланган күргәзмәдә булганым юк иде. Университет музейлары хезмәткәрләре үткәргән экскурсияне зур канәгатьлек белән тыңладым. Биредә фотосурәтләр генә түгел, узган һәм аннан да соңрак гасырларның чын әйберләре дә, экспедицияләрдән алып кайтылган табылдыклар да тәкъдим ителгән булуы сөендерә”, – дип уртаклашты тәэсирләре белән Наталья.
Күргәзмәне Н.И. Лобачевский музеенда (Кремль ур., 18, 6 корпус) 16 сентябрьгә тикле дүшәмбе-шимбә көннәрендә 09:00 дән 18:00 гә кадәр тамаша кылырга мөмкин. Якшәмбе – ял көне. Алдан язылу өчен тел.: 7 (960) 031-01-30.
Автор: Лариса Бусиль, автор фотосы