Казан университеты Казанда акция уздыру мәйданчыкларының берсе.
9 апрельдә Казанда «Тоталь диктант» унынчы юбилей бөтендөнья акциясе узачак. Аның максаты – грамоталылыкны һәм рус телен популярлаштыру.
Казан федераль университеты акциянең партнеры һәм аны уздыру мәйданчыкларының берсе булып тора. Катнашучылар КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан урамы, 2) 345, 346, 355 нче аудиторияләрдә үз белемнәрен тикшерә алачак. Диктант 14.00 сәгатьтә башлана.
“Тоталь диктант”та теләге булган һәркем катнаша ала. Сайтта теркәлү 30 марттан башлана.
Ел саен “Тоталь диктант” язу өчен танылган заманча Россия язучыларының кечкенә текстларын сайлыйлар. Төп шарт – аларда рус теленең киң таралган кагыйдәләрен куллану очраклары очрарга тиеш.
“Грамоталыкны тикшерү өчен, текстларда төрле орфографик һәм пунктуацион очраклар кирәк. Алдагы елларда Евгений Водолазкин, Гүзәл Яхина, Дмитрий Глуховский әсәрләрен укыдык,” – диде КФУдан эксперт комиссиясе әгъзасы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус теле кафедрасы профессоры һәм аны укыту методикасы профессоры Ирина Ерофеева.
2022 елда «Тоталь диктант» текстының авторы үзенең «Хирург»,«Женщины Лазаря» һәм «Безбожный переулок»кебек популяр романнары белән билгеле заманча Россия язучысы Марина Степнова булачак.
Диктантка әзерләнү өчен онлайн-мәктәп оештырылган, анда 16 марттан бирле дәресләр уза. Шулай ук “Тоталь диктант” сайтында грамоталылыкны күтәрү өчен кушымталар тәкъдим ителгән. Болар барысы да катнашучыларга рус теле кагыйдәләрен искә төшерергә һәм тексттагы хаталарны булдырмаска ярдәм итәчәк.
“Еш кына җибәрелә торган хаталарга теркәгечсез җөмләдәге пунктуацион хаталарны кертергә була, тире, ике нокта һәм өтер куллануны бутыйлар. Катнашучылар кереш сүзләрнең аерымлануы, сыйфат фигыль турында оныталар. Орфографик хаталарга килгәндә, бу “н” һәм “нн”, тоже” һәм “то же”, “также” һәм “так же”, катлаулы состав берлекләренең дөрес язылышы, “, – дип сөйләде Ирина Ерофеева.
КФУдан тыш, диктантны А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә, Казан илкүләм тикшеренү технология университетында, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казан филиалында, Казан дәүләт энергетика университетында, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында – КАИда, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Казан дәүләт аграр университетында язарга мөмкин.
Автор: Анна Чеченкова, фото: Александр Кузнецов