Беренче төркемгә 33 тыңлаучы кергән, барлыгы сигез төркемне укыту каралган.
Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Авыл территорияләре белән идарә итү стратегиясе: комплекслы якын килү» квалификация күтәрү программасының 13 нче агымы ачылды. Беренче төркемдә 33 тыңлаучы белем ала, ә 11 декабрьгә кадәр вуз базасында Татарстанның якынча 240 авыл җирлеге башлыгын укыту планлаштырыла.
Чараны КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Александр Груничев ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, программа инде 13 ел рәттән гамәлгә ашырыла һәм бу вакыт эчендә вуз хезмәткәрләре укуга килүче башлыкларның компетенцияләре сизелерлек артуын теркәгәннәр.

“Программага муниципаль милек белән идарә итү, экология мәсьәләләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм халык белән үзара хезмәттәшлек кебек төп темалар, шулай ук башка бик күп мөһим юнәлешләр кертелгән. Сезнең белән алдынгы тармак эксперт-практиклары эшләячәк, алар белән бергә сез теорияне генә түгел, конкрет тормыш ситуацияләрен дә караячаксыз», – дип ассызыклады А.Груничев.
Республика Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзе белән ТР Премьер-министры урынбасары – төбәкнең икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстанның күп кенә макроикътисадый күрсәткечләр буенча, инвестицияләр һәм сәнәгать җитештерүе күләмен дә кертеп, лидер булуын искәртте.

“Бу нәтиҗәләр күп очракта барлык хакимият органнарының координацияле эшенә бәйле. Безнең бурыч-предприятиеләрнең өзлексез эшләвенә ярдәм итү. Бу эре компанияләр, кече һәм урта бизнес, үзмәшгульләр. Бу хезмәт хакы, салымнар, тынычлык”, – диде министр.
Ул шулай ук җирлек башлыкларын федераль һәм республика программаларын, шул исәптән авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын активрак кулланырга өндәде.
“Хөрмәтле коллегалар, бүгенге мөмкинлекләрдән активрак файдаланыгыз. Иң мөһиме, сез бу курслардан соң безнең сезнең белән ничек эшләргә һәм нәрсәдән максималь файдаланырга тиешлегебезне төгәл аңлап китүегез», – дип йомгаклады М.Шаһиәхмәтов.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Икътисад министрлыгына үзара салым программаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, быел ярдәм күләменең миллиард сумга якын булуын билгеләп үтте, шулай ук җирлекләр өчен грантларның саклануын әйтте.

“Курслар кирәк. Бездә һәр өч ел саен сез квалификация күтәрү узасыз булып чыга. Монда яшьләр дә, тәҗрибәлеләр дә бар. Яшьләр өчен бу белгечлеккә кертү. Яңа эффектны без һичшиксез алырбыз дип уйлыйм”, – дип ышаныч белдерде Э.Гобәйдуллин.
Казан университетының өстәмә белем бирү буенча проректоры Илнур Хәйруллин ассызыклаганча, КФУ өчен өстәмә белем бирү үсешнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

“Университет-белемнәрне тапшыру мәйданчыгы гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу өчен ачык пространство да. Ышанам ки, сезнең үзегезнең идарә итү тәҗрибәгез белән бер – берегезгә уртаклашуыгыз да кыйммәтле материал булыр», – диде ул.
Татарстан Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсенең мәгълүмат-аналитика бүлеге баш киңәшчесе Венера Игнатьева билгеләп үткәнчә, программа җирлек башлыклары үзләрен борчыган сорауларга турыдан-туры министрлык һәм ведомство вәкилләреннән җавап ала алырлык итеп формалаштырылган.

“Мин аңлыйм, җирлек башлыкларының беркайчан да тыныч вакыты булмый. Хәзер үзара салым җыеннары уза, сез юлларны карап тотуга контрактлар төзисез, уставларга үзгәрешләр кертәсез, киләсе елга бюджет формалаштырасыз. Шуңа күрә бу дүрт көн сезгә белемегезне яңартырга ярдәм итәр дип өметләнәм», – дип ассызыклады В.Игнатьева.
Укулар 16 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр бара. Гомумән алганда, программада сигез төркем тыңлаучының катнашуы планлаштырылган. Әйдәп баручы эксперт-практикларның лекцияләреннән тыш, беренче көнне катнашучыларга Казан федераль университеты тарихына багышланган видеоролик күрсәттеләр.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Рузалия Хәкимуллина, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова

