КФУда «Студентлар дөньясы – мөмкинлекләр территориясе» дигән ачык диалог узды

Укучылар белән Яшьләр министрлыгы башлыгы һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе очрашты.

«Уникс»та «Студентлар дөньясы  – мөмкинлекләр территориясе»дигән ачык диалог булды. Чара Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының беренче курс укучылары һәм студентлар активы өчен оештырылды.

Ул Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, шулай ук Казан федераль университеты гимннарыннан башланды. Диалогта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, КФУның Яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректоры Ариф Межведилов, Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты (ИСФНиМК) директоры вазыйфаларын башкаручы Мария Ефлова һәм башкалар катнашты.

Министр югары уку йортында беренче курс студентларының белем бирү, иҗат, спорт потенциалын ачу мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул конкурслар, форумнар, яшьләргә грант ярдәме турында җентекләп сөйләде.

«Сезнең Казан университетына керүегез – зур уңыш һәм шул ук вакытта җаваплылык та, – диде Р.Садыйков. – Татарстанда 1 млн 19 мең яшь кеше яши. Республиканың югары уку йортларында икесе дә студентлар булган 500 гә якын гаилә белем ала. Татарстан студентлары гомер-гомергә яшьләр сәясәтенең этәргеч көче булды, бар һәм булып калачак. Студент яшьләр һәрвакыт теге яки бу юнәлешкә мода, тон бирә иде. Без яшьләребез белән горурланабыз».

ИСФНиМК эшчәнлеге турында Мария Ефлова сөйләде. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта анда 3000 гә якын студент белем ала, 12 әзерлек юнәлеше гамәлгә ашырыла: дин белеме, философия, журналистика, социология, политология, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә һ. б.

Җыелганнарны сәламләп, Андрей Кондратьев залдагыларга чын күңелдән көнләшүен белдерде:

“Минем өчен Казан федераль университетында булу зур мәртәбә. Сез моны соңрак аңларсыз. Нәкъ менә шушы сәхнәдә “Студентлар лигасы” кебек  республиканың яшьләр сәясәте өлкәсендәге иң яхшы инициативалары барлыкка килде. 1 сентябрьдә сез КФУ зур гаиләсенең бер өлеше булдыгыз. Сезнең язмышыгыз өчен генә түгел, барлык якыннарыгыз өчен дә “җаваплы” булган олы карарлар кабул итәргә вакыт. 18 яшьтә сезнең сайлауларда тавыш бирүдә конституцион хокукыгыз барлыкка килә. Алардан һичшиксез файдаланырга кирәк. Сайлауларга килү – димәк, үз республикаң, үз илең өчен килү”.

Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә ТР рәисен сайлау узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә КФУның Физика институтында 44 нче сайлау участогы ачылачак. 10 сентябрьгә кадәр һәркемнең сайлау көнендә якынрак һәм уңайлырак участокка бару өчен башка җиргә беркетелү хокукы бар. Моны “Госуслуги ” порталында эшләргә мөмкин.

“14 сентябрь – бердәм тавыш бирү көне, ул бөтен ил һәм Россия Федерациясендә яшәүче гражданнар өчен зур әһәмияткә ия. Һәркем илнең үсүен тели. Сайлаулар кысаларында кешеләрнең гражданлык позициясен күрсәтү һәм үз тавышын белдерү мөмкинлеге бар. Теләсә кемгә моны ничек эшләргә кирәклеге турында тулы мәгълүмат алу мөһим, бигрәк тә күп санлы студентларны, хезмәткәрләрне һәм укытучыларны берләштергән Казан федераль университеты кебек зур оешмаларда һәм учреждениеләрдә», – диде КФУның Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова.

Югары уку йортында яшьләр сәясәтенең мөһим өлеше буларак тәрбия эшенә, шулай ук университетның профессор-укытучылар составы һәм хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә.

“Югары уку йортында турыдан-туры аралашуның бай практикасы бар, һәм бүген ул алыштыргысыз ресурс. Әлбәттә, хәзер социаль челтәрләрдә сорау бирү һәм җавап алу мөмкинлеге бар, әмма тере контактны – шул энергияне, хис-кичерешләрне һәм ихласлыкны берни дә алыштыра алмый, аларны шәхси аралашу вакытында гына тоярга мөмкин. Казан федераль университеты, үз составында тәҗрибәле укытучылар, административ хезмәткәрләр һәм белгечләр булганлыктан, дөрес һәм гадел җаваплар бирү өчен, сайлаучыларның яшь өлеше белән турыдан – туры элемтәгә актив керә», – диде проректор А.Межведилов.

Залда утыручылар спикерларга сораулар бирде: берәүләрне КФУ һәм Яшьләр министрлыгы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге кызыксындырды, икенчеләре очрашу өчен рәхмәт белдерде.

Ахырда югары балл җыючыларны, беренче курс укучылары арасыннан олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр, студентлар активын бүләкләделәр, беренче тапкыр тавыш бирүче студентларга чакырулар тапшырдылар.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова