Алар Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган.
Казан федераль университетында 24 ноябрьдән 1 декабрьгә чаклы Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә һәм бу куркыныч авыруны профилактикалауга багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» чаралар комплексы үтәчәк.
Бу көн 1 декабрьдә билгеләп үтелә һәм ВИЧ-инфекция турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан гамәлгә куелган.
“КФУның Яшьләр сәясәте департаменты институтлар һәм юридик факультет белән берлектә оештыра торган чаралар комплексы яшьләр арасында ВИЧ/СПИДны профилактикалауга, ВИЧ-йогышлыларга толерант мөнәсәбәт булдыруга, яшьләргә ВИЧ-инфекцияне тапшыру юллары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Бу чараларда без, һичшиксез, социаль җаваплылык, йогышлану юллары, әлеге авыруны вакытында ачыклауның мөһимлеге һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкбез. Тренинг чараларын уздыру өчен без “Светлана Изамбаева” Хәйрия фонды директоры Светлана Изамбаеваны чакырдык», – дип сөйләде КФУның Яшьләр сәясәте департаментының медик-профилактик эш һәм психологик ярдәмне оештыру бүлеге башлыгы Рүфинә Ганеева.
Ул цикл кысаларында куратор сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, видеолекторияләр һәм интерактивлар оештырылачагын әйтте.
«Һәр чарада без “Кызыл тасма” акциясен уздырачакбыз, аның барышында СПИДка каршы көрәш символы – кызыл тасмалар таратачакбыз, – дип хәбәр итте Р.Ганеева. -Шунысын да билгеләп үтәсем килә, 30 ноябрьдә Универсиада авылы территориясендә Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге белән берлектә Без ВИЧ-статусны билгеләүгә аноним экспресс-тест үткәрәчәкбез».
Чаралар циклы «ВИЧ/СПИД турында нәрсә белергә кирәк» видеолекторие белән тәмамланачак. Аны Яшьләр сәясәте департаменты хезмәткәрләре Студентлар поликлиникасы табиб-эпидемиологы һәм КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты волонтерлары белән берлектә 1 декабрьдә Студентлар поликлиникасында үткәрәчәкләр.
Автор: Лариса Бусиль